Хех, бигрәк кызык заманда яшибез инде. Яраткан кешеңә дә яратам , хәтта сөям дип тә күзенә карап, назлы гына колагына пышылдап түгел, ә СМС аша, «поцелуйчик» куеп җибәрәбез бит. «Моңа гаджетлар сәбәпчеме әллә?», — дигән сорау туа. Белмим, тик кичләрен тулай торакның югарыдагы катларыннан түбәнгә карасаң, анда чын дәрәҗәсендә йолдызларны күзәтеп була. Студентлар кулларына смартфоннарын тоткан килеш йолдызлар сыман җемелдиләр. Күктәге йолдызлар бер генә урында тик торса, безнең җирдәге йолдызлар бер урыннан икенче урынга күченәләр. Матур күренеш тә соң… Янган учакка караган сыман сәгатьләр буе карап торып була. Араларында парлашып йөрүче йолдызлар да очрый, ләкин боларның кулларындагы смартфоннары түгел, ә йөрәкләре балкый. «Ничек күрдең инде син аны?» дисезме. Ничек күренмәсен инде ул? Гашыйк кешенең йөрәк тибеше километрга ишетелгән кебек, йөрәк балкышы да шулай. Белмим, олырак кешеләр: «Бу гаджетлар романтиканы бозды», — диярләр. Яшьләр: «прикольно же», — дип әйтер сыман. Мин бары тик бу күренеш миңа бик ошый диячәкмен. Әйе, шул парлашкан йолдызларны күз алдымда тотуым.