«Бикафест» яңа йолдызлар кабыза

20 нче ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында (Татарстан ур., 2) Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестивале узачак. Әлеге чарада катнашырга теләк белдереп 200-дән артык гариза кабул ителгән.
19 нчы ноябрь көнне исә 10:00-17:00 вакыт аралыгында Сәләт йортында (Островский ур., 23) ике яшь категорияләре арасында (гомумән алганда, 12-25 яшькәчә) фестивальнең ачык сайлап алу этабы үткәреләчәк.
Катнашучыларны, традициягә буенча, Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хөкем итәчәк. Шулай ук жюри әгъзалары һәр кешенең чыгышына бәя һәм киңәшләрен бирәчәк, туры юл күрсәтәчәк.

Фестиваль 2001нче елдан Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Сәләт» Фонды һәм «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ ярдәмендә «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. Бу турыда тулырак белү өчен,  аның оештыручысы — Айгөл Габдрахманова белән сөйләшергә булдым.

-Әлеге фестивальның быел юбилее – 15 ел.Сәләт сайтында “фестиваль сюрпризларга бай була” дигән мәгълүмәт элгәнсез. Нинди үзенчәлекләре булачак?

-Чыннан да быел “БикаФест”ның зарыгып көткән юбиле. Шушы фестиваль кысаларында без узган елгы катнашучыларны чакырачакбыз, шулай ук яңа катнашучыларны да көтәбез. Катнашучыларга һәрвакыт сюрприз булып  – жюри әгъзалары тора. Гариза тутыру этабы беткәнче без аны әйтә алмыйбыз, сер булып кала. Тагын фестивальның шундый үзенчәлеге бар, катнашучылар сайлап алу этабында үзләренең чыгыш ясау чиратын көткәндә, алар өчен махсус мастер – класслар, очрашулар каралган. Мәсәлән, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов «Продюсерлык осталыгы», Казан федераль университетының татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин «Җырланмаган әле безнең җыр»,  «Татар Радиосы» ди-джейлары
Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров «Мин – бренд», Г. Камал театры актерлары
Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Гәрәев «Публика алдында чыгыш ясау алымнары» һ.б. темаларга остаханәләр оештырачаклар.

— Сәхнә артында кызыклы вакытлар буламы?

-Сәхнә арты дигәндә, безнең «Бикафест» өч өлештән тора. Ул – гаризаларны кабул итү, катнашучыларны сайлап алу һәм дә инде зур гала-концерт. Беренче турда үзләрен бик тә әйбәт күрсәткән яшьләрне, иң-иңнәрне без шушы галаконцертка чакырып калабыз. Фестиваль җылы гайлә атмосферасында үтә. Көткән арада, чыгыш ясаган арада, катнашучылар бер-берсе белән аралашып, яңа иҗатташ дуслар табалар.

-“Бикафест” та нинди номинацияләрдә үзеңне сынап карап була?

— Узган елларда эстрада номинациясы бар иде. Ләкин концерт автор бард ягына таба юнәлешне тоткач, без эстрада номинациясын алдык. Хәзерге вакытта 6 номинация бар. Җыр ягыннан 4 номинация: бард, автор башкаручы, коллектив башкаручы һәм татар халык җырын иң оста башкаручы. Шигърияткә килгәндә: үз авторын иң оста башкаручы һәм башка автор әсәрен оста башкаручы  дигән номинацияләр бар. Катнашучыларны 2 яшь категориясына бүләбез.Ул да булса 12 яшьтән 17 яшькә алып һәм 18 яшьлән 25 яшькә кадәр.

-Җанлы музыка белән чыгыш ясаучылар бармы?

-Махсус номинация “бард башкаручы”. Гитаралар белән бик еш катнашалар. Уен кораллары белән килгән коллектив башкаручылар да бар.

-Татар халык җырларын башкаручылар күпме?

-Андыйлар күп. Узган елны да жюри әгъзәлары шуны билгеләп үтте. 2 ел элек татар халык җырын башкарып, Аделя исемле кызыбыз, гран-при яулаган иде.

-Җиңүчене сайлаганда, автор-башкаручыларга өстенлек биреләме?

-Шушы юнәлешлә өстенлек бирелә дип әйтә алмыйм. Узган елны шигърият номинацияендә жюри әгъзәлары гран при иясен таба алмадылар. Автор башкаручылар да, башка әсәрне өйрәнеп сөйләүчеләр дә шулхәтек күп иде.  Берничә сәгать бәхәс булды, ләкин гран при иясе табылмады. Үз әсәрләрен генә башкаручылар гран прига лаек дип әйтә алмыйбыз. Башкарган әсәрен яратып, илхамланып, дәртләнеп сөйләүчеләр җиңүгә лаеклы. Катнашучылар мин җиңәм дип түгел, тәҗрибә алам дип киләләр. Конкурс булгач җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Чыгып үзеңнең иҗатыңны тәкъдим итү, ул инде җиңү, минемчә.

-Елдан ел катнашучылар саны артамы?

-Берничә ел рәттән катнашучылар да бар.  Бер катнашып карап, ел дәвамына үзенә юнәлеш алып, аны үстереп, киләсе елларда үзеңне тагын да яхшы яктан күрсәтеп, җиңүгә лаек булганнар да  күп.

-Гала-концертка билет ничек алып була?

— Билетлар бушлай, сатуда түгел. Бары тик безнең сайтка язылырга һәм сәләт йортыннан килеп алырга гына кирәк

-«Бикафест» фестивалендә катнашыр өчен гариза юлларга курыккан яшьләр дә бардыр бәлки. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?

-Беренчедән, бернәрсәдән дә курыкмаска. Куркып бернигә дә ирешеп булмый. Һәрвакыт бөтен булган мөмкинчелекләрдән файдаланырга кирәк. Кайвакыт никтер шундый фикерләр туа, кемдер миннән яхшырак дигән, конкуренциядән куркырга кирәкми. Теләк булса, барсына да ирешеп була.

Марсилә ФӘХРЕТДИНОВА. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.