23 февраль — Ватанны саклаучылар көне!

Бүген илебез тарихында бик тә истәлекле, кирәкле бәйрәм — Ватанны саклаучылар көне.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз.

Без барлык студентларны, ир-атларны әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, барлык теләк-максатларның тормышка ашуын һәм аяз күк йөзе телибез!

Бәйрәм уңаеннан үз котлауларын КФУ ректоры Илшат Гафуров та җиткерде. Анда мондый юллар бар:

От всего сердца поздравляю вас с праздником – Днем защитника Отечества. И мужчин, и женщин, —  всех, кто не понаслышке знает, что такое воинская служба.

 

Слов большой благодарности за ратный труд заслуживают не только находящиеся в боевом строю, но и все те, кто помогает крепить обороноспособность Родины в тылу – в сельском хозяйстве, на заводах и фабриках, в конструкторских бюро и научно-исследовательских лабораториях.

Поздравляю вас с Днем защитника Отечества – праздником мужества, благородства и чести! От всей души желаю крепкого здоровья,  благополучия, тепла семейного очага и новых успехов! И, конечно, праздничного настроения!»

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул – тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул – солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.