Милли хәзинә кем кулында?

Милли хәзинәләребез, гореф-гадәтләребез сакланамы? Халыклар арасындагы дуслык нәрсә ул? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны  “Милли хәзинә – Национальное достояние” фестиваленең гала-концертында булган һәрбер катнашучы һәм тамашачы җавап таба алагандыр, мөгаен.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән әлеге чараның максаты —  Идел буе халыкларының йолаларын саклап калу һәм үстерергә ярдәм итү уңаеннан талантлы яшьләрне бер сәхнәдә җыю. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән: Башкортстан, Чиләбе, Мари иле, Удмуртия, Мордва, Татарстан һ.б. катнашучылар җыелган иде. Фестиваль инде алтынчы ел рәттән үткәрелеп килә. Бәйгенең сайлап алу туры кышның беренче көнендә булса, киләсе турга үткәннәр, иң талантлылары дип табылганнарны 2 нче декабрьдә бүләкләү тантанасында күрергә мөмкин иде.

Гала-концерт башланганчы, тамашачылар кулдан ясалган, милли орнамент белән бизәлгән җиһазлар күргәзмәсен күрә алдылар. Мәсәлән, күргәзмәдә катнашучыларның берсе Казан технология һәм дизайн көллиятеннән килгән иде:

“Махсус җайланмалар һәм кечкенә генә энә, йон ярдәмендә нәрсә генә ясап булмый. Көллияттә боларның барысына да өйрәтәләр. Минемчә, кешедә зәвыкны үстерүдә бу менә дигән чара. Тегелгән мендәрләрне сатабыз да, күргәзмәләрдә дә тәкъдим итәбез”, — дип уртаклашты 3 нче курс студенты София.

Баксаң, үзебезнең КФУда да кул эше түгәрәкләре даими эшләп килә икән. Мәсәлән, шамаил төшерү, челтәр чигүне үзләштерәсегез килсә, рәхим итегез!

Бәйгенең икенче бүлеге – гала-концерт. Төрле милләт халкының биюләрен бер сәхнәдә башкарып уңышлы гына концертны башлап җибәрделәр. Кич дәвамында тамашачылар җыр-бию белән үрелеп барган “сәхнә тормышын” күзәттеләр. Сүз уңаеннан, катнашучылар вокал, бию, иструменталь башкару, театр сәнгате, нәфис сүз, дизайн номинацияләрендә үзләрен сынадылар. Шулай ук, милли орнаментлар белән тегелгән, заманча төсмер алган киемнәр модасы күрсәтү дә булып узды. Әлбәттә, катнашучыларның талантларына тиешенчә бәя бирелмичә калмады. Аларның һәрберсе мәртәбәле жюрилар тарафыннан диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

“Мондагы эмоцияләр ташкынын әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел. Бу чарада беренче тапкыр гына катнашканга да шулайдыр, бәлки. Бирегә төрле җирләрдән килгәннәр. Алар һәрберсе дә үз милләтенең җырын, биюен бик оста башкаралар.Сокланып, карап торасың. Шуңа да конкурентлык бик сизелә. Әмма бу безгә көч кенә өсти, җиңү теләген уята”, — дип белдерде Казан медицина-фармацевтика көллиятенең беренче курс студенты Фәния Юнысова.

Ә бәйгенең иң зур бүләге – гран-прины исә Урал Дәүләт педагогика университеты алып кайтып китте.

Алинә Юнысова