Яңа ел рухы

22 декабрь, сәгать 16:00. Минская 22 ишегалдында Чыршы бәйрәме башланып килә. Көн салкын(-19 градус!) булуга да карамастан, төрле яктан олысы да, кечесе дә күңел ачарга агыла. Бу чара Совет районында Чыршы сезонын ачып җибәрү тантанасы иде. Сәхнәдә һәркемгә таныш Убырлы, Урман иясе, Бичура, Патша, Иван һ.б әкият геройлары белән беррәттән, заманча персонажлар да, мәсәлән, Окей Гугловна, халыкка күтәренке кәеф таратты. Әкият матур- матур җырлар белән үрелеп барды. Ә тамашачылар арасында Куян, Бүре, Юлбарыс, Кар бабай күңел җылысы өләшеп йөрде. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы һәркайсыбызга бәхет, сәламәтлек, уңышлы еллар теләде.
Чыршы бәйрәме позитив энергия таратып, Яңа елга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Наиля Файзрахманова