25 гыйнвар — Россия студентлары көне!

Бүген — Россия студентлары көне! Шул уңайдан Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров бәйрәм котлавын ирештерде. Анда мондый юллар бар:
«Хөрмәтле коллегалар, дуслар! Студентларны, мөгаллимнәрне, университетны тәмамлаучыларны традицион бәйрәм — Россия студентлары көне белән котлыйм.
Студент еллары — кеше тормышының кыен, ләкин, һичшиксез, матур һәм төрле вакыйгаларга бай вакыты. Беренче курстан башлап яшь кешеләр зур мөстәкыйльлеккә ия булалар һәм үз юлларын табалар. Актив тормыш позициясе, киләчәккә омтылу, инновацион проектларны төзергә теләк — безнең студентларга хас сыйфатлар һәм алар җәмгыятьне үстерү көченә ия. Без барыбыз да Казан университетының яңа буын студентлары ничек итеп талантларын һәм прогрессив фикерләүләрен күзәтә алабыз. Алда әле безне төрле кызыклы вакыйгаларга бай ел көтә. Яңа 2019 ел КФУда Ивана Михайловича Симонов , ә Россиядә — Театр елы дип игълан ителде. Без «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатын көтеп яшибез, ә Казан университеты өчен мөһим вакыйгаларның берсе — аның оешуына 215 ел тула. Бернинди дә шик юк, бәйрәм шәп узачак. Әлбәттә, шунысын да онытырга ярамый, ел дәвамында безне башка җаваплы эшләр көтә — укуда, фәндә, спортта, иҗатта һәм иҗтимагый эшчәнлектә куелган максатларга ирешү. 
Барыгызга да чын күңелдән күтәренке кәеф, уңыш һәм ныклы сәламәтле, бәхет телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Россия студентлары көне белән!
КФУ ректоры, профессор И.Р.Гафуров.»