Бәйрәм белән, кызлар!

Күркәм бәйрәм — 8 нче Март —  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелә торган матур традиция бар. Һәр елны Казан университетының Император залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дигән конкурс үткәрелә.

Бу кичтә залда университетның зур коллективында армый-талмый көч куючы гүзәл затлар җыелган иде. Төп бүләкне ректор Илшат Гафуров үзе тапшырды. Һәрбер катнашучы инде җиңүче дип билгеләп үтте ул һәм гүзәл затларны күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләде. 

Төп бүләккә — «Ел хатын-кызы» исеменә Физика институтында 50 елдан артык хезмәт куючы ТРның атказанган фән эшлеклесе Роза Әминова лаек булды. Роза Мөхәммәтовна — университет белән чынлап «туганлашкан» кеше. Чөнки аның тормыш иптәше һәм уллары тормышларын университетның Физика Институты белән бәйләгәннәр.

Моннан тыш университетның галим-хатын-кызларын, иң яхшы иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрен, инновацияләрдә һәм үз эшләренең чын осталарын билгеләделәр. «Ел студенты» титулы үз королевасын хәтта спортта да тапты. Һәрбер җиңүче аз гына булса да үзен чын королева итеп тоя алды. Аларның һәрберсенә матурлык конкурсларында кебек зәвыклы букет һәм лента тапшырылды. 

 

Конкурсның икенче өлеше «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип атала. Биредә университетның хатын-кызлар коллективы (конкурсны һәр ел КФУның Хатын-кызлар лигасы оештыра) көчле затларга үз игътибарын белгертте. Бүләкләр үз ияләрен «Лидер», «Игелекле йөрәк», «Хөрмәткә лаек гаилә башлыгы» номинацияләрендә тапты.

Без дә шушы уңайдан күркәм затларыбызны иртәгә булачак матур бәйрәм белән котлыйбыз! Тормышта зур уңышлар, күңел тынычлыгы, исәнлек-саулык телибез!