27 июньдә Бөтенроссия студентлар онлайн чыгарылыш бәйрәме узачак

Киң масштаблы онлайн-бәйрәм илнең 2020 елда укуны тәмамлаган барлык чыгарылыш курс студентларын җыячак.

27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе   студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала.

Әлеге бәйрәм офлайн-форматтагы традицион чыгарылыш кичәсен яки билгеле бер уку йортындагы «онлайн» форматтагы чыгарылыш кичәсен алмаштырмый. Бу 2020 елда укуны тәмамлаучы илнең барлык чыгарылыш курс студентлары өчен киң масштаблы онлайн-бәйрәм. Аны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия — мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Россия ректорлар берлеге оештыра. Чараның рәсми хештеглары: #ВыпускникГода2020 #СтудВыпускной2020 #МинобрнаукиРоссии #РоссияСтранаВозможностей #CоюзРекторов.

Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе кысасында «Россия — мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә  студентларның җыелма онлайн-концерты узачак. Концерт Россиянең төрле шәһәрләрендәге студентларны берләштерәчәк, алар турыдан-туры эфирда үз фатирларыннан һәм тулай торактагы бүлмәләрдән барлык чыгарылыш курс студентларын котлаячак. Музыка, бию, театр һәм башка конкурсларда катнашып җиңүче студентлар, иҗат студияләрендә, берләшмәләрендә катнашучылар һәм быелгы чыгарылыш студентлары зур бәйрәмгә багышланган концерт номерлары белән чыгыш ясаячак. Программага шулай ук иң яхшы студентлар концерт номерлары язмалары, кунаклар белән әңгәмәләр һәм социаль роликлар кертеләчәк, конкурслар һәм бүләк уйнатулар булачак.

Студентларның бу бәйрәм көнендә күрергә һәм ишетергә теләгән артистны сайлау өчен тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге бар.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге