273 кеше укырга кабул ителде инде

Казан (Идел буе) федераль университетында 3 категория абитуриентларны бакалавриатка һәм специалитетка укырга алу турында боерык чыкты. Аларның беренчесе — мәктәп укучыларының бөтенрәсәй олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. Икенчесе — махсус квота буенча (инвалид балалар һәм ятимнәр) укырга керүчеләр, өченчесе — максатчан кабул итү квотасы буенча кабул ителүчеләр. 

КФУ кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров әйтүенчә, университетка 11 мәктәп укучыларының бөтенрәсәй олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры, 136 инвалид бала һәм ятим, максатчан белгечләр әзерләү программасы буенча 126 кеше кабул ителгән. Әлеге студентлар вузның Казандагы төп бүлегендә һәм Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан филиалларында белем алачаклар.

Боерыклар белән  биредә танышырга мөмкин. КФУга барлык төр укыту формаларына абитуриентлардан 66 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез: КФУда бюджетка укырга керү турында беренче боерык 3 нче августта, икенчесе – 8 нче августта чыгачак.

Контракт формасына укырга керү турында боерыклар 15 нче һәм 18 нче августта басылачак.