28 июль көнне…

1586 елда Аурупага беренче тапкыр бәрәңге кертелгән дип фаразлыйлар. Том Хэрриот дигән кеше Колумбиядән туган җиренә – Англиягә кайтканда үзе белән бәрәңге алып кайта, шуңа күрә инглизләр үзләрен аурупалылар арасында беренче булып бәрәңге татып караучы дип саный.

Дактилоскопия

1858 елда кешене бармакларында булган кабатланмас рәсем буенча тану – дактилоскопия фәненә нигез салынган дип санала. Бу болайрак сурәтләнә. Уильям Джеймс Гершельның нәкъ шул вакытта Бенгалиядә (ул вакытта – Англиянең колониясе, хәзерге Һиндстан) җирле хакимияттә эшләгән чагы була. Ул, индусларны төскә-биткә аера алмау сәбәпле, имза урынына карага манчылган бармак эзе куйдырта. 15 еллап эшләгәч, Гершель, индус солдатларының төскә-биткә картайсалар да, бармак эзләре үзгәрмәгәненә игътибар итә. 1877 елда Гершель бу күзәтүгә нигезләнгән фикерләрен туплап Бенгалия төрмәләренең генераль инспекторына хат юллый, әмма аның фикерләрен чынга алучы булмый.

1866 елда балалар язучысы, рәссам Беатрис Поттер туа. Дөньяга ул «Йорт куяны Питер турындагы әкият»е белән таныла. Үзе язган әкиятләрдә ул хайваннар дөньясын сурәтли, үзе үк китапларына рәсемнәр дә ясый. Хәзергәчә Б. Поттер китаплары балалар әдәбиятының күркәм үрнәкләре булып тора.

 

1914 ел тарихта иң афәтле канкоешларның берсе – Беренче Бөтендөнья сугышы башлануы белән теркәлгән. 1914 елның 28 июнендә Сараево шәһәрендә Австро-Венгриянең эрцгерцогы Франц Фердинанд һәм аның хатынының бер студент тарафыннан үтерелүе сугыш башлануга сәбәп булып тора. 4 ел да 3 ай һәм 2 атна барган бу сугыш таркалмас кебек тоелган Русия, Германия, Госманлы һәм Австро-Венгрия империяләренең җимерелүенә китерә. Һәлак булучылар саны хәрбиләр арасында 9-10 млн кеше дип саналса, гади халык арасында корбаннар саны 7-12 млн дип исәпләнә.

1929 елда Американың 1961-1963 еллардагы президентының хатыны Жаклин Кеннеди туа. Зәвыклы булуы, үз-үзен тота белүе, белеме ягыннан дистәләрчә еллар сокландырган, ХХ гасыр уртасының иң билгеле һәм матур кешеләре исемлегендә булган бу ханым тарихи хәзинәләрне саклау, китапханәләр оештыру буенча зур эш башкарган.

 

1954 елда Венесуэланың булачак җитәкчесе Уго Чавес туа. Илнең хакимиятен алыштыруга күп көч куеп, ниһаять, 1999 елда Венесуэланы үзе җитәкли һәм 2013 елда өченче тапкыр президент булып сайлана, озакламый авырып вафат була.

28 июль – «Россия-1» телеканалының «Вести», «Вести недели» тапшыруларының Бөекбританиядәге үз корреспонденты Александр Хабаровның

туган көне (ул 1972 елда туган). А. Хабаров – «ТЭФИ—1997» и «ТЭФИ—2005» премияләре лауреаты, «ТЭФИ—2007» конкурсының финалисты, 2009 елның сентябреннән бирле «Вести»ның Лондондагы бюро җитәкчесе.

 

 

Мәгълүмат http://www.calend.ru/, https://ru.wikipedia.org/ сайтларыннан, фотография-рәсемнәр Интернет челтәреннән алынды, язманы Алсу Газтдинова әзерләде.