29 миллионлык баскыч

Ел ахырына кадәр совет чоры мирасы, Ленин бакчасындагы Казан университетына илтә торган парад баскычын аның авторлары, Казан сәнгать мастерскойлары архитекторлары Федор Гаврилов һәм Дмитрий Федоров эскизлары буенча торгызачаклар. 

Баскыч архитектор Гавриловның 1924 нче елгы беренчел проекты буенча эшләнелә. Баскычлар саны үзгәрмиячәк, ә менә түбән фронталь дивар бераз биегрәк булачак. Бу баскыч урынындагы рельефның түбәнгә шуышуы белән бәйле.  

Шулай ук эш башланыр алдыннан үткәрелгән тикшерүдә штукатурка артындагы кирпечләрнең вакыт үтү белән яраксызга әйләнүе ачыкланган.  Сүз уңаеннан баскыч тулысынча 1987 нче елда сүтеп атылган һәм яңадан төзелгән иде. Ул вакытта агач баскычлар бетонга алыштырылды. Баскычның тарихи йөзе сакланылган авторлык проекты һәм төрле еллардагы фотографияләр буенча төзекләндерелә.

 

Ремонт эшләренә барлыгы 29 млн. сум акча тотылачак. Әлеге суммага кардан чистарту һәм яңгыр сулары системасын камилләштерү һәм елына 2 тапкыр гидрофобизатор белән эшкәртү дә кергән.