30 апрельдә КФУ ректоры Илшат Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла

Беренче тапкыр онлайн-трансляция берьюлы берничә мәйданчыкта узачак: «ВКонтакте»да, «Универ ТВ»ның YouTube каналында һәм шулай ук Twitch та.

30 апрель 14.00 сәгатьтә, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла. КФУ студентлары һәм укытучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алачак.

Чараның модераторы КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский булачак.

Беренче тапкыр онлайн-трансляция берьюлы берничә мәйданчыкта узачак: «ВКонтакте»да, «Универ ТВ»ның YouTube каналында һәм шулай ук Twitch та.

Казан университеты студентлары һәм мөгаллимнәре ректорга агымдагы эшчәнлеккә, университетның стратегик үсешенә, мәгариф программаларының үсеш перспективаларына, социаль ярдәм һәм башка темаларга кагылышлы үз сорауларын бирә алачак.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, фото: Никита Тохтасинов