30 нчы август — Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә ниләр була?

Казан Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин катнашында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булачак. Казанның Мактаулы китабына мактаулы гражданнар исеме кертеләчәк.

Иске Татар бистәсе: 10.00 сәгатьтә — Иске Татар бистәсе территориясендә 32нче тапкыр “Уйнагыз, гармуннар” халык иҗаты фестивале узачак. Республика бәйрәмендә 28 муниципаль берәмлектән 600гә якын гармунчы катнашачак.

16.00-18.00 сәгатьтә – “Казан сөлгесе” фестивале.

18.00-20.00 сәгатьтә – татар альтернатив музыкасы концерты.

10.00 сәгатьтә – Казанның Горький исемендәге паркында күңел ачу чаралары башлана, анда кичкә кадәр төрле спорт, белем бирү, күңел ачу чаралары, мастер-класслар оештырыла.

11.00 сәгатьтә – Һади Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары скверында татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узачак.

11.00 сәгатьтә – Сыртланова урамында балалар паркы ачыла.

13.00 сәгатьтә – Казанның Меңъеллык мәйданында Kazan City Racing авто һәм мотошоу узачак.

13.00 сәгатьтә – “Казан” гаилә үзәгендә спорт бәйрәме булачак. Оештыру өчен “Матч ТВ” җаваплы.

14.00 сәгатьтә – Черек күл паркында “Музыка вокруг нас” классик музыка фестивале узачак.

Республика көнен Казан ипподромында ат чабышларыннан башка күз алдына китереп булмый.
15.00 сәгатьтә – Татарстан Президенты кубогына ат спорты бәйрәме башлана. Чиста гарәп токымлы атлар чабышы кызык булачак. 19.00 сәгатьтә ипподромда бәйрәм салюты булачак.

18.00-20.00 сәгатьтә — “Казан” гаилә үзәгендә концерт программасы.

Быел Республика көненә Казанга чыгыш ясарга җырчы “Елка” һәм Митя Фоминчакырылган.
20.00-22.00 сәгатьтә – башкалада яшәүчеләр һәм кунакларны үз җырлары белән Митя Фомин, “Елка” кинәндерәчәк.

20.00 сәгатьтә – Игенчеләр сарае мәйданында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры катнашында “Казан көзе” опера концерты узачак.

22.00 сәгатьтә – Бәйрәм Казансу акваториясендә салют белән тәмамлана. Кремль яр буе һәм Казансуның каршы ягы, Сибгат Хәким урамы, “Казан” гаилә үзәге яныннан ул яхшырак күренәчәк.