3000 студент Казанда нәрсә оныткан?

Казан быел 3 нче тапкыр бөтен Рәсәй буенча иң талантлы, җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста студентларның җыелу, очрашу урынына әвереләчәк. Шәһәребездә 15 нче майдан 19ына кадәр “Россия студентлар язы” иҗат фестивале үтәчәк. Фестивальнең быелгы үзенчәлеге нидән гыйбарәт булачак? Нинди яңалыклар, күпме кунак көтелә? Катнашучыларны ни белән шаккатырмакчылар? Болар турында Татар-информ мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында сөйләштеләр.

pres1

Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, Россия яшьләр союз рәисе Павел Красноруцкий һәм ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.

Моңарчы россиякүләм “Студентлар язы” фестивале Казанда 2001, 2009 елларда үткәрелә. 3 ел рәттән Татарстан командасы Россия студентлар язы фестивалендә алдынгылыкны бирми, ә 2015 елда гран-прига ия булып, фестивальне кабат Татарстан Республикасы башкаласында үткәрү хокукын яулый.

“Россия студентлар язы” – ул 5 көн туктаусыз иҗат, 75 төбәктән җыелган 3000 студент.

Астраханские-студенты-создадут-фирменный-стиль-«Российской-студенческой-весны»

“Татарстан студентлар үзидарәсе һәм яшьләр сәясәте юнәлешендә лидер булмаса, без бу фестивальне кабул итмәс идек, — дип белдерде очрашуда катнашкан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин. – Фестиваль үткәрү инициативасы ТР Президенты тарафыннан хупланды. Моннан тыш Россия яшьләр союзы белән дә уртак 20гә якын проектыбыз бар.”

Рөстәм Гарифуллин фестивальгә әзерлек инде узган елның сентябреннән үк алып барылуын искәртеп, аның соңгы этаплары белән дә таныштырып үтте. 71 төбәктән гариза алынган. Килгән кунакларга, катнашучыларга барлыгы 250 волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Тору һәм ашату урыннары итеп Универсиада авылы һәм эре инфраструктурага ия объектлар сайланган. Кунаклардан ТРның атказанган артисты Динә Гарипова, Никита Дружинин, Яна Чурикова һәм башка йолдызларның булуы көтелә. Фестивальнең сайлап алу этаплары К. Тинчурин, Г. Камал, Яшь тамашачылар, “Әкият” театрларында, УНИКС һәм Идел буе дәүләт спорт һәм физик культура академиясендә үтәчәк. Иң масштаблы чара – гала-концерт 19 майда Баскет-холлда булачак.

_P5A0190

Очрашуда катнашкан Дамир Фәттахов та Казан катнашучылар өчен барлык уңайлыкларны тудырырга әзер, биредә бер булып киткәннәр кабат Татарстанга кайтасы килсен өчен без барысын да эшләргә әзер дип белдерде. Мәскәүдән килгән Россия яшьләр союзы рәисе Павел Красноруцкий исә, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдереп: “Казанга килү һәрвакыт рәхәт, үзеңне өйдә сыман хис итәсең,” – диде. Аның сүзләренчә, һәр елны “Студентлар язы” иҗат фестивале аша миллион ярым студент үтә. Башта фестиваль факультетларда, аннан төбәкләрдә, соңрак бөтенрәсәй масштабында үткәрелә. Хәтта халык-ара “Студентлар язы” да бар икән. Ул быелгы 71 төбәкнең гариза тапшыруын рекордлы сан дип атады. Быелгы фестиваль 2017 елда Россиядә үтәчәк Бөтендөнья студент яшьләре фестиваленә әзерлек тә икән әле.

ТР Студентлар Лигасы президенты Элькин Искәндәров билгеләп үткәнчә, апрельнең 21 нче апрельдән 23енә кадәр Республикада сайлап алу турлары үткән. Татарстан студентларының иҗади коллективлары үз сәләтләрен, осталыкларын күрсәткән. Республика студентлар язы фестиваленең гала-концерты 26 нчы апрельдә үтте. Гран-прига Казан федераль университеты лаек булды. Моннан тыш “Иң яхшы программа өчен” 1 нче дәрәҗә диплом, “Интеллектуаль яз” номинациясендә гран-при да бездә!

скачанные файлы (2)

Элькин Искәндәров сүзләренчә, Татарстан россиякүләм фестивальдә барлык номинацияләрдә дә катнашачак. Быелгы яңалыкларга килсәк, килгән кунаклар, төрле югары уку йортлары студентлары, катнашында Казан кремленнән КФУга кадәр йөреш үткәреләчәк.

Фестивальнең бюджетына килгәндә, Татарстан Республикасы аны үткәрү өчен 30 миллион сум бүлеп биргән. Җиңүчеләргә Россия Федерациясе Президентының сәләтле яшьләр өчен премиясе биреләчәк. Аны бары тик әлеге фестивальдә катнашып кына җиңеп була.

Раил САДРЕТДИНОВ