Август аенда үтәлергә тиеш гамәлләр исемлеге

Җәй ахырына якынлашса да, кояш җылы, матур көннәре белән сөендерүен дәвам итә. Август аеның төп максаты – соры көз һәм салкын кыш дәвамында елмаеп искә алырлык хатирәләр туплау! Җәй биргән соңгы мөмкинлекне кулдан ычкындырмау максаты белән, август аенда үтәлергә тиеш гамәлләр исемлеге белән таныштырабыз.

  1. Җәй кояшына рәхәтләнеп туенып калу өчен тулаем бер көнне саф һавада йөрүгә багышлагыз, көн дәвамында вакыт уздыру юллары бик күп: самокатта, роликларда йөрү, яраткан шәһәреңнең таныш булмаган матур урыннарында дусларың белән фотосессия оештыру һ.б. Файдалы узган вакытның төп күрсәткече – кич тәнеңдә рәхәт арыганлык сизү булсын.
  2. Берүзең яисә яраткан дусларың белән киноморофон кичен оештыр. Җәйге романтик кичләр – моның өчен менә дигән вакыт, сайлаган кино жанрының нинди булуы мөһим түгел: авангард кино яисә төрек сериалымы, кичегезне тәмле попкорн һәм дусларың белән күңелле аралашу бизәсен.
  3. Яхшылык эшли башлау өчен менә дигән вакыт, ятимнәр йортына бару, урамдагы хуҗасыз эт-мәчеләрне ашату, ялгыз әбине юл аша чыгару — болар берсе дә күп вакыт һәм көч сорамый.
  4. Спорт белән шөгыльләнә башлагыз, әгәр сез күптән спортзалга, яисә бию студиясенә йөрергә хыялланасыз икән, нәкъ менә бүгеннән башлагыз! Көз депрессиясен җиңү өчен тагын да яхшырак әзерлек була алмыйдыр.
  5. Һәр җәйнең иң зур бизәге – ул пикник, сез дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, кояш мул кыздырган көн сайлап, бутерброд, тәмле чәй тутырылган сумка белән, тынгысыз шәһәрдән табигать кочагына качыгыз.
  6. Күптән укырга теләгән, ләкин һаман вакыт таба алмаган китабыгызны укып чыгыгыз, зур горурлык белән бу хакта инстаграмда пост ясарга онытмагыз.
  7. Якыннарыгыз белән җылы гаилә киче оештырыгыз, яраткан ризык пешерү, театр яисә концертка бару – болар барысы да туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыта.
  8. Узган җәйгә объектив анализ ясагыз, нәрсәләр эшләнде, ниндиләрен үтәргә өлгермәдегез, бәлки, бу списокка тагын бик күп пунктлар өстәргә кирәктер.                                                                                                                                                                    Ләлә ЗАКИРОВА.  КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры