Кайнамакта бу базар!

«Бер заман бардым Печән базарына, –

Шунда мин таптым азык язарыма».

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»

19 август. 2017 ел. «Печән базары». Вакыт – төшкә таба авышкан, әле 12 тулмаган. Черек күлдә халык күзгә күренеп күбәя, кибетләр янында мәш киләләр. Кибетләр ачык төсләргә бизәлгән, сатучылары күбесе милли киемнән, елмаеп кына торалар. Кешеләр рәхәтләнеп сайлана-сайлана әйбер ала: анда чигелгән кәвешләр дисеңме, татарча язулы уенчыклар, милли киемнәр кидерелгән курчаклар, китаплар, кул букчалары. Хатын-кыз кая карарга да белми: бизәнү әйберләре, баш киемнәре, чигүле өс киемнәре… Сатучылар шаян елмаеп, тауарын мактап бу халәтне тагын да көчәйтә төшә. Хәйрия максаты белән ачылган кибетләр дә бар иде – мәсәлән, Лилия Григорьева керамикадан савыт-саба алып килгән, керемнең бер өлеше авыру балаларга ярдәмгә китәчәк, ди.

Черек күлнең «Уку паркы» дип аталган өлешендә сырхау балалар ясаган рәсемнәрдән зур күргәзмә оештырылган. Читтәрәк урнашкан булса да, кызыксынып карап йөрүчеләр күп иде. Күргәзмә иртәдән караңгыга хәтле эшләп торды.

Аш-су өлешендә дә халык кайнады. Шешәле чишмә суы, кыстыбургерлар, төрле эчлек белән кыстыбыйлар, тавык шулпасы, татлы сыйлар, каһвә, чәй, рахат-лукум белән сыйландылар… Чиратлар озын иде.

Фестивальнең күңелгә иң ятышлы ягы – махсус оештырылган чаралар булды. Теләгән кеше Казанга багышланган берничә төр экскурсиягә барды, тарихка, җәмгыять үсешенә караган темаларга лекцияләр тыңлады. Тагын бер үзенчәлек – шигъри почмак куелган: анда авторга күренмичә, аның чыгышын тыңларга мөмкин иде.

 

Ә кичен Сөмбел Гаффарованың «Кораб» пьесасын укыдылар. Бераз көтелмәгән жанрда – абсурд пьеса буларак иҗат ителгән бу әсәр хәзерге җәмгыятебез турында шактый уйландыра калды. Соңыннан автор «Кораб»ның 2010нчы елда ук язылганын әйтте, әмма пьеса, һәрчак актуаль булган проблемаларны күтәргәнгәме, бүгенге көнгә аваздаш булып яңгырады. Бу дөнья кая бара? Кешеләр нинди мәнфәгать белән яши? Җавапсыз сораулар күп иде.

Шигъри слэм да кызыклы булды, җиңүчеләрне тамашачы үзе сайлады.

Фестивальнең азагында кыска метражлы фильмнар күрсәтелде. Аларга аерым тукталасым килә.

«История татар за 15 минут» дигән фильм яшьләргә клиплы фикерләү хас дигәнне истә тотып төшерелгән кебек. Чынлыкта тамашачыга берничә мең еллык тарихның каймагы тәкъдим ителә. Фильм шуның белән отышлы да. Үзеннән-үзе аның дәвамы көтелә.

Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмын халыкка тәкъдим иттеләр. Дөресен әйтәм: быел ул фильм турында җитди галимәнең тәнкыйди фикерен ишеткән идем. Фильм ул фикерне ныгытты. Андый фәлсәфи һәм чынбарлыкны ярып салучы кыю фильмнар булырга тиештер. Әмма хәзерге – халыкның күпчелеге бүген белән генә яшәгән җәмгыятьтә моны аңлап бәяләүчеләр күпме булыр – белмим… Фильм белән тормышны янәшә куеп карагач, күңелдә ерып чыкмаслык караңгылык тойгысы калды.

Байбулат Батулланың «Run or not to run» һәм «Половинки» дигән 2 фильмын күрсәттеләр. Икенчесе быелгы «Кинотавр» фестивалендә кыска метражлы фильмнар арасында бүләккә дә лаек булган (моны Печән базарыннан кайткач кына белдем), әмма «Run or not to run»  фильмы күбрәк ошады.

Салават Юзеевның 2 фильмын тамаша кылдык, берсен дә күңелдә озакка урын алды дип әйтә алмыйм.

Ул кичне караганнар арасында «Туңган як» дип аталган документаль фильм да бар иде. Анда төрле сәбәпләр белән Аурупага киткән татарлар турында сөйләнә. Кемдер биредә берничә дистә ел, кемдер 3 еллап кына яши, кайсыдыр шунда туып-үскән. Һәркайсы үзен татар итеп сиземләү хисе кайчан тууы, туган җир итеп кайсы төбәкне санавы турында сөйли. Кайбер мизгелләре тетрәндерә, кайчак елмайта, ә тулаем алганда якты сагыш уята торган фильм булды ул. Аурупаның Раштуа алдыннан булган ыгы-зыгылы чагы, урам музыкантлары аша шәһәр рухы белдерелгән, табигать күренешләре белән араланып барган монологлар истә кала.Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаровның бу фильмында чын тормыш бөтен төсмерләре белән, бизәмичә күрсәтелгән. Шуның белән ул чын күңелдән кабул ителә дә.

Фильмнарның күбесен Рабит ага Батулла да карады. Кызганыч, ахыргача карап бетерүчеләр аз иде. Әмма ни генә булмасын, минем өчен бу көн Тукайча тәмамланды:

«Фагыйләтең, фагыйләтең, фагыйләт,

Ну, Печән базары халкы күңле шат!».

Алсу ГАЗТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.

Автор фотолары.