33 КФУ студенты Татарстан Президенты стипендиясенә ия булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан университетларының 98 студентына президент стипендиясе билгеләде. Тиешле указ Татарстан президенты сайтында басылган. Алар арасында 33 КФУ суденты да бар. Исемлек белән таныш.

Стипендия Казан федераль университеты (КФУ), А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ), Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ), Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (ПГАФКСиТ) көндезге бүлекләрендә укучы студентларга түләнәчәк.

Документта түләүләр 2018 елның 1 сентябреннән барлык уку чорына билгеләнә, диелгән. Стипендиатлар исемлегенә Татарстанда даими яшәүче 52 студент һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган 46 студент кергән.