Иң шәп багышлау

19 сентябрь көнне татар журналистикасының беренче курс студентларының, ягъни безнең, багышлау бәйрәме узды.
Безнең татар журналистикасы кафедрасының буыннан буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән матур традициясе бар икән: һәр елның сентябрь аенда булачак татар журналистлары, тәм-том салынган сумкаларын күтәреп, Каменка станциясы янындагы урманга юл тота.

Беренче курс студенты буларак, әлбәттә, берникадәр дулкынлану бар иде.

Әмма көләч йөзле укытучылар, шаян өлкән курс студентлары мөхитенә эләккәч, безне каршы алган мөләем көчек балаларын күргәч, бу дулкынлану, парга әверелеп, юкка чыкты. Җитмәсә, һава торышы да безнең яклы булды. Күк аяз, кояш җылысын сирпеп тора.

Зөлфәт Зиннуров, Алия Исрафилова, Айваз Садыйров , Данил Сәфәров та үзләренең татар журналистика факультетында уздырган студент чакларын искә төшерергә, беренчеләрне котларга дип, шушы багышлауга килгәннәр иде. Ничек инде мондый танылган кешеләр янында дулкынланып торасың. Иң башта Васил абый безнең хөрмәткә үзенчәлекле ут кабызды . Багышлау шуннан башланып китте.  Аннан соң Һәрбер студент үзе белән таныштырып чыкты. Хәтта кунаклар да читтә калмады.

Ә бераз соңрак өченче курс үзләре әзерләгән мавыктыргыч уеннарын уздырды. Әлеге уеннар ярдәмендә без Илһам абыйның талантлы биюче икәнен, Васил абыйның нинди музыка тыңлаганын, Зөлфәт Зиннуров аеруча кефир яратканын белдек.  Ышанмасагыз, фотосурәтләрне карагыз. Әнә бит,бер кефир төргәген өчәүләшеп эчәләр.  Шаярам, әлбәттә, бу бары тик уен гына.

Уйнаган чагында беркемнең дә йөзеннән елмаю төшмәде.  Урман безнең көлу белән берничә сәгать буе яңгырап торды. Никадәр куңелле булганын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый шул… Бәйрәмнең башында мин ул кадәр рәхәт булыр диеп уйламаган идем. Кичергән хисләрне берни белән алыштырып та, берничек онытып та булмас.
Иң төп ритуал, гадәттәгечә, азакта уздырылды. Беренче курс башта тантаналы рәвештә ант бирде һәм тылсымлы-сихри, татар журналистикасы студентлары гына эчә торган эчемлекне авыз итте .  Эчкән вакытта, олылар безне он белән коендырдылар. Үзебезнең кыяфәтебезне күреп, бергәләшеп көлештек. Матур бит, килешәсезме?


Чара азагына без барыбызда инде бер гаилә кебек идек. Бер дә шундый күңелле җирдән китәсе килми иде… Шулай да вакыт. Киләсе елга без дә нәкъ шулай беренчеләрне каршы алырбыз дип өметләнәм. Мин хәзер горурланып, иң яхшы багышлауда булдым дип әйтә алам!

 

Автор: Ильяс Багауов, Чулпан Гарифуллина фотолары