“Каурый каләм” бәйгесенә йомгак ясалды

23 май көнне Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс 2017 елның декабрендә старт алган иде. Милли журналистика кафедрасы Журналистика югары мәктәбе белән берлектә бу бәйгене инде икенче тапкыр үздыра. Үткәрүнең төп максаты – татарча камил һәм оста язучы яшь журналист-укучыларны табу.

Бәйге Бөтенроссия буйлап уздырылды. Жюри әгъзаләре конкурска килгән эшләрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алды. Шушы эшләрнең авторлары бүген бүләкләү тантанасына чакырылды.

Нәтиҗәләрне игълан иткәнче, җиңүчеләрне КФУның телевизион каналы белән таныштырдылар, Информацион технологияләр үзәгенең бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Милли журналистика кафедрасы мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин шулай ук җиңүчеләргә бәйгедә җиңү нинди өстенлекләр бирәчәген аңлатты – Гран-при иясенә һәм җиңүчеләргә милли журналистика факультетына укырга кергәндә эчке сынау имтиханын тапшыру кирәк булмаячак.

Тантананың иң мөһим өлеше килеп тә җитте – нәтиҗәләрне игълан итү.

«Журналистика» номинациясе:
I урын – Сафина Регина ( Апас районы, Шәмбалыкчы авылы мәктәбе, 11 нче сыйныф)
II урын – Сөләйманова Айназ ( Аксубай районы, Иске Мукшы авылы мәктәбе, 9 нчы сыйныф)
III урын – Фәрхетдинова Альмира ( Казан, 10 нчы номерлы мәктәп, 9 нчы сыйныф)

«Публицистика» номинациясе:
I урын – Гыйззәтуллина Илзирә (Казан, 4 нче гимназия-интернат, 11 нче сыйныф)
II урын – Сәлмәнов Нияз ( Теләче районы, 9 нчы сыйныф)
III урын – Әхтәмова Лиана (Тукай районы, Иске Абдул авылы мәктәбе, 9 нчы сыйныф)

Гран-при иясе: Ибатуллина Илүзә (Арча районы, Урта Сәрдә авылы мәктәбе, 11 нче сыйныф)

Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны чын күңелдән әлеге уңышлары белән котлыйбыз!

Ильяс Багауов