Татарча журналларның киләчәге нинди?

Казан Федераль Университеты кунаклар кабул итәргә һәрвакыт әзер. Бүген дә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Хәзерге шартларда татар журналларының үсеш перспективасы” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Очрашу урыны итеп Ф.И.Әгзамов исемендәге аудитория сайланган иде. Студентлар белән күзгә-күз очрашып, татарча басмаларның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу максаты белән “Гаилә һәм мәктәп”,“Ялкын”, “Сабантуй”, “Идел” һәм “Казан утлары” журналларының баш мөхәррирләре җыелган иде.

Әңгәмәне Университетыбызның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Заһит улы ачып җибәрде. Мондый очрашуларның студентлар өчен генә түгел, ә инде тәҗрибә туплаган журналистлар өчен дә файдалы булуын ассызыклады, чөнки татар теленең, татар басмаларының киләчәге нәкъ менә яшьләр кулында. Аларның уй-фикерләрен исәпкә алганда гына яшь буын өчен кызыклы журналлар бастырып, замана белән бергә атларга була. Ә түгәрәк өстәл артына җыелган студентларның исә андый теләк-тәкъдимнәре дә, идеяләре дә шактый иде. Шуңа күрә сорау артыннан сорау яуганнан ява барды.

“Татар журналлары нинди хәлдә?” дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирергә тырышты. “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары баш мөхәррире Илназ Фазуллин   “Журналларның киләчәген өметле итеп күрергә телибез. Шулай да, өстенлек интернет челтәрләренә бирелә, шуңа күрә газета-журналларны укучылар саны да шактый кимеде. Игътибарны үзебезгә юнәлтү теләге белән журналларга мультимедия юнәлеше бирергә тырышабыз,” – диде ул.

“Татар журналлары нинди кыенлык кичерә?” дигән сорауны ишеткәч, ”Гаилә һәм мәктәп” журналы баш редакторы Ландыш Нәсыйхова: “Аудиториянең үзаңын үзгәртергә кирәк”, – дигән фикер белдерде.

–Без журнал чыгарып кына калмыйбыз, шуның белән беррәттән татарның киләчәген алга сөрү максатын да куябыз. Язып чыгару гына бер хәл, ул язмаларны карап һәм анализлап баручылар да кирәк. Шуңа күрә татар журналларының киләчәге укучылар кулында дип уйлыйм, – диде Ландыш Нәсыйхова.

“Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабировка студентлар: “Укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен нинди алымнар кулланасыз?” – дигән кызыклы сорау бирделәр.

– Хәзер һәр журналның интернет челтәрләрдә үз сайты бар. Аларны хәтта аерым массакүләм мәгълүмат чаралары дип тә атарга була. Темалар язучының аяк астында гына ята, аны күрә белергә, үз өлкәңне таба алырга гына кирәк. Бездә Казан Федераль Университетыннан да практика үтүче укучылар бар. Без алар белән тыгыз бәйләнештә. Һәрберсенең үз яңалыгы, үз тәкъдиме. Без шулай ук алар сүзенә дә колак салып эшләргә тырышабыз. Өлкән буынга гына түгел, яшьләр өчен дә кызыклы булган журнал алып барырга телибез, – диде Радик Сабиров.

Социаль челтәрләр темасына кагылгач, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да сайтларында унөч меңнән артык укучы булуы турында хәбәр итәргә ашыкты.

– Традицион алымнар кулланып, конкурс-бәйгеләр оештырып та укучыларның игътибарын җәлеп итәргә була. Безнең журналга килгәндә, аны күбесенчә 40-45 яшьлек хатын-кызлар һәм 50-55 яшьтәге ир-атлар укый. Миңа калса, укучыны тирән эчтәлектәге язмалар белән генә җыярга була. Шуңа күрә төп максатыбыз итеп басмаларны кат-кат тикшерү эшен саныйбыз, – диде ул.

Сорауларына җавап алгач, студентлар журналларны заманлаштырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Үзләренең дә теләк-тәкъдимнәре белән бүлешкәннән соң, мондый очрашулар соңгысы булмасын , татар теле, татар журналлары яшәсен иде дигән күтәренке нотада очрашуга йомгак ясадылар.

Инзилә Хөсәинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.