Татар язучысын дөньяга таныткан галимә

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев китапларына кызыксынуны визуаль ысуллар аша оештырган. Аның фикеренчә, китапларга кызыксынуны видеороликлар аша арттырып була. 

“Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган “Аяз Гыйләҗев китаплары турында ничек яңача сөйләргә” түгәрәк өстәлендә укытучылар төрле технологияләр ярдәмендә укучыларның  компетенцияләрен формалаштыру проблемасын тикшерде.

Бүгенге көндә балаларның күбесе “визуаллар” категориясенә керә, шуңа күрә укытучыларга балаларның китапка үз карашларын кире кайтару өчен күп көч куярга туры килә”, — диде Миләүшә Хәбетдинова.

“Видеороликларда теге яки бу язучыга багышланган шигырь укыган язманы күрсәтеп, китапларга һәм язучыларга кызыксынуны арттырып булыр иде”, — дигән фикердә Миләүшә Хәбетдинова.

“Безнең балалар китаплар укымый, гел кесә телефонында утыра. Күбрәк кино төшерергә, видеороликлар ясарга ярата. Балаларны китапка яңадан бору өчен, аларның яраткан әйберләре белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзерге укытучылар балага дөрес юнәлеш бирергә тиеш”, — дип аңлатты галимә.

Миләүшә Хәбетдинова, әдәби әсәр турында видеороликлар төшереп, балаларны китапка җәлеп итеп була дигән фикердә. “Укытучыларга китап турында буктрейлерлар төшереп, видеосюжет ясарга тәкъдим иттем. Аларның күбесе презентацияләр белән генә эш итә, әмма яшь буыннан артта калырга ярамый. Аларга хәзер нәкъ менә видеороликлар карау кызык”, — ди ул.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.