Тулай торакта яңа староста

Студент тормышы бер урында гына тормый. Әле бер, әле икенче җирдә үзгәрешләр булып тора. Мәсәлән, Пушкин урамында урнашкан 8 нче номерлы тулай торакта да зур үзгәреш булды. Бик тыйнак һәм оялчан кызыбыз – Миләүшә Шиһапованы әле күптән түгел генә Пушкин урамындагы тулай торакта татар факультетының студсовет рәисе итеп билгеләделәр. Вакытны әрәм итмичә, тимерне кызу чыганда сугып калырга теләп, «Раушан» студентлар газетасы Миләүшә белән экспресс-әңгәмә ясарга булды.
— Миләүшә, ничек син үзеңне яңа урында сынап карарга булдың? Куркып калмадыңмы?
— Әлбәттә, бу зур җаваплылык. Куркыта да. Ләкин бу казанда «кайнагаучы» яшьтәшләрем ярдәме белән ерып чыгармын дип өметләнәм. Ышанып тәкъдим иткәннәр икән, сынатмаска кирәк.
— Үзеңнең вазифаларың турында да сөйләп үт әле?
— Иң беренче чиратта, минем вазифаларыма этаж старосталары белән эшләү, хәбәрләрне үз вакытында хәбәр итү, килеп туган төрле сорауларны хәл итү керә. Документ эшләре дә бар, билгеле. Ләкин бергә-бергә эшләгәндә, яшәгәндә, ул вазифалар ничектер күзгә күренми, гадәти хәл кебек кабул ителә. Әлегә мин бөтен нечкәлекләрне дә беләм дип санамыйм. Ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә Эльвина Нәҗиповага рәхмәтлемен. Сабырлык белән аңлата, килеп туган сорауларны бергә-бергә чишәбез.
-Үзең өчен әлеге өлкәне ничек кабул итәсең?
-Минемчә, бу укудан тыш вакытны файдалы һәм кирәкле итеп үткәрү.
— Миләүшә, сиңа бу яңа урында бары уңышлар гына телибез! Сезнең тулай торактан гел яхшы, матур хәбәрләр генә ишетелеп торсын!