50 градус эсселек тә комачауламаган

Кеше үзенең туган ягын үлеп яратырга, шул ук вакытта сәяхәт кылуны да үз итәргә, үзенең эшләгән һөнәренә гашыйк булырга һәм вакытының бер генә мизгелен дә бушка үткәрми яшәргә мөмкинме? Мөмкин, әлбәттә. Бу исемлектәге санап үтелгәннәргә бик күп кешеләрне мисалга китереп булыр иде. Шундыйларның берсе турында сезгә сөйләп, бәян итәсем килә. Ә бит андый кешеләрне ерактан эзләп йөрергә кирәкми. Алар үзебезнең Татарстанда да бар. Хәтта гап-гади район яки авыл тирәсендә дә кайнарга мөмкин алар. Иң мөһиме: алар горурланып, татар исемен йөртә.

Рамилә Гайнуллина (Габдрахманова) — гап-гади авыл кызы. Ул да башка авыл кызлары кебек үк авылының саф сулы чишмә суларын эчеп, саф һавасын сулап, болыннарында йөреп, тырыш кыз булып ,гаиләсенә куаныч булып үскән . Ул 1990 нчы елның 26 маенда дөньяга аваз салган, кечкенә чагында алдында шундый зур мөмкинлекләр ачылыр дип, күз алдына да китерә алмаган. Шулай инде, алдагы тормыш юлында ниләр буласын белеп булмый. Рамиләнең балачагы, үсмер еллары ничек үткәнлеге турында сөйләүнең кирәге юктыр, мөгаен. Сүзне без әлеге уңган кызның 11 нче сыйныфны тәмамлап, үзенең тормышын ни белән бәйләп җибәрүе турында тасвирлаудан башларбыз. Ә аңарчы минем Рамилә белән ничек таныш булуымны әйтеп үтәсем килә. Бик гади. Ул минем авылдашым һәм яраткан татар теле, әдәбияты укытучымның кызы.

Ә Рамиләнең мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган, ак халатлы һөнәр иясе булырга теләге булган, ул кешеләргә ярдәм итү теләге белән янган. Сезнең игътибар иткәнегез бармы икән, күп кенә кызлар табиб, я булмаса шәфкать туташы булырга хыяллана. Ә аннан тота да башка уку йортына кереп, бөтенләй дә чит булган һөнәрне үзләштерә. Менә Рамилә дә шулай. Юк, ул нәкъ менә икенче юл буенча киткәнлегенә һич кенә дә үкенми, ә киресенчә, сөенә. Димәк, Рамилә 11нче классыны көмеш медальгә тәмамлый һәм Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик Университетына (хәзерге КФУ) көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Анда инглиз һәм гарәп телләрен өйрәнә. “Бу ике тел кирәкле телләрнең унлыгы арасында”, — ди үзе Рамилә. Ә бүгенге көндә ул бу ике телне өйрәнү белән генә тукталып калмаган. Швед телен өйрәнеп маташа. “Сөйләшкәндә аңлыйм, бераз сөйләшә дә алам”, — ди ул. Инглиз һәм гарәп телләрен белү дә аңа эшендә ярдәм итә. Ә медицина өлкәсенә килгәндә, ул өстәмә белем алып ”Красный крест” оештырган беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү курсларында укып чыккан.

Алга таба аның язмышы башкалабыз — Мәскәү белән бәйләнә. “Мине бик популяр бер компаниягә эшкә чакырдылар, стюардесса булу мөмкинлеге туды. Баштарак гаилә мәсьәләсен уйлап бетермәгәнмен, аннан тирәнтен фикерләгәннән соң, мин бу эшне калдырырга булдым. Башка һөнәр иясе булып та сәяхәт итәргә мөмкин икәнлеген яхшы аңлый идем”, — дип сөйли ул. Әйе шул, әгәр дә сәяхәт итү теләге була икән, сиңа бернинди киртәләр дә комачаулый алмый. Ә хәзер әнә Рамиләнең чит илләрдә күпме дуслары бар, ул алар белән якын кешеләргә әйләнеп беткән. Социаль челтәр аркылы аралашуның мөмкинлекләре бихисап. Алар гел аралашып, сөйләшеп торалар, бер-берсен онытмыйлар,кунакларга йөрешәләр.

“Телне камилләштерү өстендә эшләргә кирәк, шул мохитттә кайнаганда гына телне камил белергә мөмкин”, — дип үз фикере белән уртаклашты героебыз.

2012нче елдан алып Рамилә Мәскәүдә Швеция Вәкиллегендә. Ул эшен бик кызык дип табам ди, аны яратып башкара.

Сәяхәт итү теләге канына сеңгән кызның иң беренче сәяхәте 2011 елда була. Үз гомерендә бер дә онытылмаслык сәяхәтләрнең берсе — Марокко. Биредә ул 2 ай яшәгән. Бу 2 атнага барып, диңгездә коенып кайту гына түгел инде, әлбәттә. Яңа танышлар, шул шартларга ияләшү. Мароккога аларны Университеттан практика үтү өчен җибәргәннәр. Мондый мөмкинлек туганы өчен шатланып туя алмый Рамилә. Әйе, шулай да булсын ди, шатланмый да кара ди. “Без өйрәнгән гарәп теленнән, сөйләшүләре нык аерыла, телләре дариджә дип атала. Башта авыррак булды, аннан диалектларына ияләнеп беттек”, — дигән истәлекләре белән уртаклашты сәяхәтчебез.

Алар Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербургтан 25-30 тирәсе студент барганнар. Марокко – эссе кояш һәм салкын җилләр иле. Һәр шимбә һәм якшәмбе көнне төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт оештырылган. Иң кызыгы — һәр шәһәрнең үз төсе бар икән. Мәсәлән, Танжер — яшел төстәге корылмалар, автомобильләр иле, Касабланка — ак шәһәр, Рабат — кызыл. Алар “Клон” сериалын караган кешеләргә таныш булган Феста шәһәрендә дә булганнар. Сәяхәт итү теләге шулкадәр көчле булгандыр инде, 50 градус эсселек тә аларга комачаулый алмаган. Шефшаун дигән шәһәрдә дә булалар. Биредә алар бик күренекле рәссамның өенә барганнар. Ул зәңгәр төстәге шәһәр икән. Шунда ук диңгезе дә бар. Гомумән, Мароккода булганда, Урта дингез һәм Атлантик океаннын матурлыгына,зурлыгына, чисталыгына сокланганнарын сөйләде Рамилә. Гарәп кухнясы әйтеп бетергесез тәмле! Харира, таджин, бихисап күп тәмләткечләр, итле, соусар салып пешерелгән ризыклар телеңне йотарлык… Изге Рамазан аена туры килгәнлектән, хөрмәт йөзеннән аларга харира дигән ашамлыкны китергәннәр. Ул иң файдалы һәм тәмле ризыкларның берсе икән. Безнең татар кызлары шунда да татар культурасын һәм кухнясын күрсәтергә тырышканнар-яна танышларын чакырып, татарча ит бәлеше пешергәннәр! Шундагы кунакчыллыкны күрсәтәсе килгәнлектән, Рамилә бүләкләрне бик мулдан алып кайткан. “Кечкенә чемодан белән киткән булсам, зурысын өстерәп кайтып кердем”, — ди ул шаярып.

Рамиләнең шулай ук 2 тапкыр Төркия һәм Мисырда булганы бар. Анысы инде диңгездә ял итү генә булгач, Рамилә сөйләп торуның кызыгын тапмады. Чөнки бик күп кешеләр бирегә ял итәргә килә, аларга бу бик яхшы таныш.

Германиядә героебызның дусты яши. Раштуа бәйрәменә кунакка Германиягә барып кайткан. Раштуа бәйрәмендә барлык җирләрдә ярминкәләр ачыла, шәмнәр яна икән. Раштуа өчен генә куела торан «глёг» дигән эчемлек дә бар ди. Рамилә Берлин һәм Потсдам шәһәрләрендә булган. Ул биредә беренче тапкыр 2 катлы поездда йөргән. Дус кызы аңа бик күп җирләрне күрсәтергә тырышкан. Берлинда булырга теләге булганнарга бик уңайлы маршрут та тәкъдим итте. 100нче маршрут бөтен истәлекле урыннарны күрсәтеп чыгачак.

Эше белән бәйле рәвештә март аенда ул Швециядә булып кайткан. Биредә аның 3 нче тапкыр булуы икән инде! “Швеция кухнясын мин гомумән хөрмәт итәм, чөнки ил үзе бик кызыклы”, — ди кыз. Иң тәмле затлы ризык “Тенстопет” ресторанында. Биредә иң төп ризык ул — митболс, ягъни ит шарчыклары һәм бәрәңге боламыгы.

Рамиләнең Латвия, Эстония, Финляндиядә дә булганы бар. Хельсинки (Финляндия) елга портыннан шулай ук бик унай маршрут- 8 нче номерлы трамвай йөри. “Европа, гомумән чиста, культура көчле, чүпне теләсә кая атмыйлар, кешеләр бер-берсенә ихтирамлы, ачыклар, булганына шөкер итеп яши торган кешеләр”, — ди Рамилә. Балык яратучылар өчен киңәш: Финляндиядә семга, лосось балыкларының тәмлесен сатып алып була. Ул үзәктән ерак түгел “Стокманн” дигән кибеттә сатыла. Рамиләнең әйтүенчә, чып-чын, сыйфатлы, кабатланмас тәм. Хәтта әлеге тәмне аңлатып бирергә сүзлектәге сүзләр дә җитмәс.

Күптән түгел генә Иркурскта булып кайтканнар. Рамиләгә Байкал күлен күрү бәхете тәтегән. Транссибирь магистралендә ретро-поездда йөргәннәр. Анда булган кешеләр инде легенда санала икән. Ул хис-кичерешләрен Рамилә аңлатып та бетерә алмый. Иркутсктан ерак булмагач, Кытайга да (Пекин) сәяхәт кылып килгән. Бирегә самолетта 2 сәгатьлек юл. Кытай — иң зур икътисадый илләрнең берсе. 37 градус эсселек. Күп истәлекле урыннар бар. Ләкин алар бер-берсеннәр бик ерак урнашканнар. Кытайда аз вакыт аралыгында гына булган кешеләргә Рамиләдән киңәш: көнлек оештырылган (организованный) тур сайлагыз. Чөнки аның үзенең машина йөртүчесе дә, гиды да булачак. Бөек Кытай стенасы — аны “Җир шарының җиде могҗизасының берсе ” дип атыйлар. Иң кызыгы шунда : Кытай стенасына менгәндә махсус җайланмалар тәкъдим ителә. Кабелвей дип аталучы эскәмияләрдә утырып, джунглилар өстеннән хозурланып сәяхәт итәргә була. “Әз генә тайпылсаң, төшеп китәрсең сыман”, — ди Рамилә. Шундый калын урман һәм кояшлы зәп-зәңгәр күк йөзе, бүтән бернәрсә дә юк. Төшкәндә табоган дигән махсус техника бар (“безнеңчә салазкада утырып төшү була инде ул”, — ди Рамилә шаяртып). Тизлеген үзең көйләргә мөмкин. Шундый кызык тәҗрибәләрнең берсе дип атый моны сәяхәтчебез. Аннан соң аларга чәй фабрикасында булырга туры килгән. Аларны татып карау мөмкинлеге дә булган. Чып-чын кытай чәйләрен туганнарына да җибәргәннәр. Ә нефрит фабрикасында да матур алкалар, муенсалар, браслетлар, төрле бизәнү әйберләре ясыйлар икән. Алар сәламәтлеккә дә бик файдалы ди. Ә ефәк фабрикасында аларга ничек итеп ефәк личинкаларын үрчетү, аларның чыгуыннан алып барысын да бәян иткәннәр. Үз гомереңдә аларның ничек ясалуы турында уйланып та карамыйсың бит инде, ә ул тулы бер фән икән. “Ябык шәһәр”дә (Запретный город) булганнар. Анда элек ил башлыклары яшәгән. Узган гасырда аны туристлар өчен ачканнар. Үзләренең думалары да, хакимият йортлары да шуннан ерак түгел. Шулай ук чын Кытайча иртәнге, төшке аш һәм кичке ашны да татып караганнар.

Чит ил кешеләре, гомумән, туристларны бик хөрмәт иткәнлекләрен аңлаган Рамилә. “Иң беренче Швециягә барганда хәтерлим, картага карап торганда, сезгә ярдәм кирәкмиме дип килеп сорадылар”, — ди герой. Рамилә җәяү йөрүне кулайрак күрә икән, физик әзерлегең булса, шулай йөрергә киңәш итә. Чыннан да, үзең йөргәндә генә бар нәрсәгә төшенәсең һәм аңлыйсың бит, кирәкле мәгълүматны кызыксынсаң — интернеттан табасың, гид белән йөрмәсәң дә була. Мин дә хәзер берәр яңа төрле урынга барсам, картаны чыгартып алам да, рәхәтләнеп үзем өчен яңа дөнья ачам, шулай ук туристлар өчен махсус салынган маршрутлар да җитәрлек, вакытын һәм теләгең генә булсын.

Һәрбер кешенең тормышта үзенең максатлары була. Кемнеңдер материаль, ә кемнеңдер рухи яктан. Ә Рамилә ике якны да баланста тоту ягында. Әгәр дә аңардан синең ирешкән иң зур максатын дип сорасаң, ул һичшиксез: “Мин 2014 елда гаиләле һәм әни булдым,” — дип җавап бирәчәк. Башка бернинди дә әйбер синең иң якын кешеләреңне алмаштыра алмый. Героебыз Рамиләнең фикеренчә, синең нәрсә дә булса барып чыкмый икән, алга таба шуның өстендә эшләргә кирәк, чөнки теләге булган кеше барына да ирешә. Ходай сиңа кирәк булган кадәрен нинди юллар белән булса да бирәчәк. Рамиләдән киңәш шул: һәрчак Кеше булып калыгыз, кайларда гына йөрсәгез дә, үз туган ягыгыз белән горурланыгыз; иң мөһиме –җаның тарткан юл буенча бару. Йомгаклап,шуны өстисе килә-тормышны яратыгыз,максатлар куегыз һәм кечкенә адымнар белән яисә авырлыклар очрауга да карамастан, алга атлагыз. Шул очракта гына сез Рамилә шикелле зур үрләргә ирешәчәксез.

Әлмира Дәүләтова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 3 нче курс студенты. 

Фотолар: язма герое архивыннан.