КФУда төбәк үсеше турында фикер алыштылар

Бүген КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты базасында «Гамәлдәге чикләүләр шартларында территорияләрне үстерү белән идарә итү» темасына конференция узды. Экспертлар төбәкләр үсешенең оптималь һәм нәтиҗәле моделен эзләү буенча фикер алыштылар.

Татарстандагы югары уку йортын тәмамлаган һәр биш студентның өчесе диярлек республикадан читкә китә. Алар Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә эш эзли. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетында узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры, Татарстан югары уку йортлары Ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров сөйләде.

«Татарстанда бүген якынча 150 мең студент белем ала, шуларның яртысы – башка төбәкләрдән килгән студентлар. Бу безнең югары уку йортларының яшьләрне җәлеп итүе турында сөйли. Аннары 90 меңгә якыны башка төбәкләр яки илләр территориясендә эш эзли, бу әйбәт түгел. Бу бит безнең халыкның иң актив өлеше», — диде спикер.

Шул ук вакытта Казан университеты ректоры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада яшьләрне калдыру буенча программа эшләргә кушуын да өстәде.

«Бүген республика Президенты яшьләрнең читкә китүенә борчыла. Президент, Ректорлар советы рәисе буларак миңа да, биредә халыкның иң актив һәм талантлы өлешен тотып торучы билгеле бер программалар эшләү бурычын йөкләде. Халыкның иң амбициоз өлеше — яшь буын кешеләре», — диде Гафуров.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды.