Автобуста бер әби ябык кына егеткә урын бирергә тырыша:
— Иии, акыллым, утыр әле. Син ник шулай бик ябык соң? Әллә авырыйсыңмы?
— Юк, рәхмәт. Студент мин.
— Соң бир алайса, плащыңны булса да тотып торыйм!
— Бу плащ түгел, ә минем дустым Камил!
Үзем дә студент булганнан соң мондый төр мәзәкләргә күбрәк игътибар бирә башладым. Студент дигәч,кесәсендә, ә кайбер чакта башта да җил уйнаган, ябык кына яшь җилкенчәк килеп баса. Элеккеге вакытларда бу шулай булгандыр да инде, күп кенә истәлекләрдән дә “стипендия акчасына бер көн ашый идек тә, аннары ис иснәп йөри идек” дигәнен укыган бар. Шулай булса да, бу чор гомернең иң күңелле чаклары булып истә кала. Нәкъ менә шундый хәлләр тудыра да инде ул кызыкны. Карыны ач булса да, авызы колакта, колагы еракта булган кешене күрсәгез, белегез, ул- студент.
Ә хәзер күкләрдән кабат җиргә төшик тә,әниләрнең, әбиләрнең көн дә шалтыратып, “Улым/кызым бүген ашадыңмы?” диюләренә әйләнеп кайтыйк. Ашауның кирәклеге, файдасы турында аңлатып торырга да кирәкмидер. Аны бөтен кеше, шул исәптән безнең университет җитәкчелеге дә яхшы аңлый. Шуңа бер дәлил булып, әле бүген генә, ягъни 24 март көнне 1 этажның 134 бүлмәсендә ачылган кафе тора. Әлеге вакыйгадан без дә читтә калмаска тырышып, анда эшли башлаган Исмагилова Зөлфия Альберт кызы белән әңгәмә корырга булдык.
— Әлеге кафе “Коп и Т” (комбинант общественного питания и торговли). Ул 3 этажда эшләп килә торган буфетның дәвамы дип тә әйтсәк була.
— Димәк, монда сатыла торган ризыклар белән буфетныкы аерылмый?
— Юк, алар бер үк җирдә эшләнә һәм китереләләр. Бәяләре дә, меню да бертөрле.
— Университетта аннан кала да “Трали-вали” дип исемләнгән кафе бар. Тагын яңаны ачу ни өчен кирәк булды?
— Яңа кафе ачылу – ул яңа урыннар, яңа мөмкинлекләр барлыкка килү. Университетта укучы студентлар зур чиратларда басып тормасыннар өчен эшләнде бу эш.
— Кафеның урыны турында килеп зарланучылар булмадымы? Белгәнебезчә, каршыда гына кафедра бүлмәсе, аларның эшчәнлегенә бу комачаулык итмәсме?
— Минем уйлавымча, юктыр. Алай дип әйтүчеләр булмады әле, ә киресенчә, “бик әйбәт, алайса вакыт җитми иде аска төшеп йөрергә, хәзер якында гына” дип килеп әйттеләр. (елмая)
— Әлеге кафеда талоннар кулланылачакмы?
— Әлбәттә, без талонга ризыклар бирәбез.
— Килеп керү белән, биек өстәлләр, урындыклар күзгә ташлана. Иркенлек сизелә. Әлеге бүлмә үз эченә күпме кешене сыйдыра ала?
— 50 кеше генә һичшиксез сыя. (Басып торучыларны күргәч, тагын бер-ике урындык күтәреп чыкты). Утырыгыз, урындыклар бар. (көлә)
— Бу кафе күбрәк студентлар өчен эшләнгән бит инде. Иң күпсатыла торган ризык дип сез нәрсәне әйтер идегез?
— Нәрсәне әйтим микән инде? (уйланып тора). Сосиска в тесте, пицца кебек камыр ризыкларын күп алалар.
— Алар тиз сатылып бетәләрме яисә бөтенләй артык калалармы?
— Дөресен генә әйткәндә, тиз. Артык калганнарын мин буфетка алып менеп бирәм, ә болай алар кире эшкәртелүгә китәләр, көн саен яңалары килеп тора.
— Сездән кала тагын эшләүчеләр бармы?
— Юк, мин үзем генә.
— Рәхмәт бик зур! Студентларга теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.
— Мин аларның һәрвакытта да шат күңелле булуларын, яхшы укуларын телим. Безнең кафега ешрак йөрсеннәр, укыр өчен көч алсыннар! (кечкенә генә реклама:).
Әлеге кафеның уңышлы гына эшли башлавына без бик шатбыз. Әлбәттә, озын чиратлар күреп, куркып калган вакытлар була. Пара арасында ашарга җитешмичә, аннары “без ашадык” дип соңга калып керүләр кимичәк. Хәер, студентның башы үз ягына бик шәп эшли бит ул, берәр җаен бары таба. 9.00 алып 16.00 кадәр (шимбә һәм якшәбме ял) әлеге “ачык азык ишекләре”нә рәхим итегез!
P.S. Әниләрегезгә, борчылмасыннар өчен, “Безгә монда ач торырга ирек бирмиләр,” — дип шалтыратырга онытмагыз. Бары тик изге теләкләр генә сиңа!