600 метрдан артык шпаргалка кайсы университетта эшләнгән?

Берничә айдан соң университетта яңа уку елы башлана. Уку елы башлану студентлар өчен матур күңелле мизгел. Әлегә чыгарылыш сыйныф укучылары кайсы югары уку йортын сайларга дип баш ватканда, без чит ил югары йортлары һәм аларның студентлары турында кызыклы фактларны җыйдык.

Фото: https://spratto.livejournal.com/16555.html

Имтихан вакытында шоколад. Сәер Япон традицияләре арасында шундые да бар. Күп кенә Япония студентлары имтиханнарга үзләре белән «Kit Kat» шоколады ала. Бу шоколад алар өчен  талисман булып тора. Бу «kitto katsu» («һичшиксез җиңәчәкбез) дигән япон сүзтезмәсенә бәйле.

Хәзерге вакытта югары уку йортына укырга керергә җыенучы кызлар һәм егетләргә карата «абитуриент» сүзен кулланалар. Латин сүзеннән тәрҗемә иткәндә abiturus яки abiturientis (лат. abireдан ) – «китү» яки бу сүз уку йортын тәмамлаучыны билгели. Дөньяның күп илләрендә бүгенгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучыларын билгели торган «абитуриент» сүзенең «дөрес» мәгънәсе сакланып калган. Ә менә элеккеге СССР киңлекләрендә «абитуриент» сүзе узган гасырның 50 нче елларында барлыкка килгән, күрәсең, бу дөреслеккә һәм тәрҗемәнең нечкәлекләренә бәйле, тик шул вакыттан бирле бу сүз кулланышка нык үтеп кергән һәм бүген киң кулланыла.

Греция югары уку йортлары студентларына шулкадәр күп ташламалар бирелә ки, аларның күбесе укуны 30 яшькә кадәр суза. Биредә бушлай уку, бушлай медицина хезмәте күрсәтү һәм студентлар ашханәләрендә туклану, җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар.

Фото: https://weproject.media/upload/medialibrary

АКШта танылган Пристон университетында, студентлар имтиханны укытучысыз аудиториядә язалар. Болар барысыда “намус кодексы” (ант) белән бәйле. Барлык студентлар да укуның беренче көнендә ант бирә. Алар бу антта тәртипле гражданнар булырга, ә имтиханнарда күчермәскә вәгъдә итәләр.

Литваның Шяуляй университетында физика-математика факультеты студентлары 16 сәгать дәвамында барлык көчләрен шпаргалка ясауга сарыф иткәннәр. Аның озынлыгы 600 метрдан артып киткән. Билгеле булганча, шпаргалка тулай торак бинасыннан вузның үзәк корпусына кадәр сузылган. Аны 68 булачак математик һәм физик эшләгән һәм аннан соң үз хезмәтләрен деканга бүләк иткәннәр. Шпаргалка Гинесс рекордлары китабына кертелгән.

Кытай университетларында дәрес 40 минут дәвам итә. Ә кышкы каникуллар декабрь азагыннан февраль башына кадәр бара. Бу вакытта илдә кытай календаре буенча яңа ел билгеләнеп үтелә.

Фото: https://panorama.pub/4783-minobrazovaniya-oplatit.html

Польшаның Вроцлав университетында чыгарылыш курс студентлары гадәттәгечә һәр ел саен университет каршында урнаштырылган фехтовальчы сынын бизи. Традиция диплом тапшыру алдыннан төнлә үткәрелә һәм студентлар бу сынга артык мәгънәсезрәк кием сайлыйлар.

Альберт ГАТАУЛЛИН. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.