Яз…

c6ncG1Si_qUҺәр көнне иртән торып, мин укырга барам. Тәрәзәдән кояш карый кебек, ә урамга чыксаң, салкын җил исә. Яз диләр инде… Яз исен эзлисең инде… Эх, шул вакытта авылга кайтасы килеп китә. Анда менә чын яз! Машинадан төшүгә, яз исе борынга үтеп керә. Тау башыннан карыйсың да, бөтен җирдә кар ята кебек. Ләкин күңел сизә бит! Урамнарга керәсең, ә анда… Анда урам буйлап челтер-челтер гөрләвекләр ага. Аларга карыйсың да, балачак искә төшә.
Безнең бакча артында гына, яз җитүгә, зур ташу ага башлый. Мин дустым белән яз көннәрен шунда үткәрергә яратам. Ул ташу апрель башларында кузгалып китә иде. Без аны шундый көтеп ала идек. Ташуда агыза торган көймәләрне дә, ярыша-ярыша, февральдә үк әзерли башлый идек. Ташу төшәр алдыннан һәркөнне барып тикшерәбез, ә ташу төшкәч, күңелләрне шундый шатлык, куаныч хисе урап ала иде.
“-Балалар кайда?
-Ташуда”

“-Зәлия, кая киттең?
-Ташуга!”

“-Нәрсә булды?
-Баттым.
-Кайда?
– Ташуда” Көненә бит өчәр-дүртәр кат батып кайта идек! Әниләргә, ачуланыр, диеп әйтмичә дә калган чаклар булагандыр инде. “Бала күңеле далада” диләр, ә безнең күңел язларын ташуда иде.
Хәзер тәрәзәгә карыйм да, моңсулык баса. Кайда ул балачак? Нигә ул алай тиз үтеп китте? Урамга чыгып бер генә булса да көймә агызасы килә, ләкин Казан урамнарында көймә агызып булмый бит! Ә күңел каядыр ашкына, әле дә җанда балачак уйный. Бәлки аның тизрәк язны күрәсе киләдер?! Булыр, барысы да булыр… Озакламый ялтырап кояш чыгар, завод-фабрика төтеннәрен як-якка этеп, яз исе Казан урамнарына да керер.