62 КФУ студенты донор булып, 24 литр 700 мл кан тапшырды

Бүген Казан федераль университетында кан бирү буенча акция үтте. «Уникс» концертлар комплексы янына Республика кан үзәгенең мобиль станциясе килде. 

Акциядә 100дән артык студент катнашты. Шуларның 62се донор булды. Татарстанның кан базасы барлыгы 24 литр 700 мл.га артты. Донорлык акциясен КФУ яшьләр сәясәте буенча Департамент һәм «КФУ — игелекле кешеләр планетасы» дигән Доброволецлар үзәге оештырды. Акция октябрьнең 1сеннән 7сенә кадәр университетта үтә торган «КФУ игелекле эшләр марафоны» дигән масштаблы чарасы кысаларында үтте.

Шулай ук «КФУ — игелекле кешеләр планетасы» дигән Доброволецлар үзәге студентлар профкомы белән берлектә социаль челтәрләрдә «Бумеранг добра КФУ» хэштеглы эстафета башлап җибәрде.