КФУ студентлары кабат беренчелек яулады

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникация студентлары «PolitPRpro» бәйгесендә беренчелек яуладылар. 

«PolitPRpro» студентларның политик коммуникацияләр буенча белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән Россиякүләм бәйге. Быел әлеге бәйге Санкт-Петербург дәүләт университетының Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр Югары мәктәбе базасында 24-25 март көннәрендә узды. КФУ төркеме әлеге бәйгедә кабат беренчелек яулады: Алёна Тарасова, Елизавета Матухнова һәм Диана Романова җиңүче дип табылды.