700 җырчы җырлый диләр…

Илнең нинди икәнлеген белергә теләсәгез – җырларын тыңлап карагыз.

Җәмгыятебезнең күп өлеше татар эстрадасын бары тик тәнкыйтькә күмеп кенә яши. Ләкин кайсы концертка, барып кермә, заллар шыгрым тулы. Монда мантыкый сора туа: димәк, халык үз-үзенә каршы килә?

Әлбәттә, тәнкыйтьләргә бөтенесе дә оста, ләкин бик аз кеше генә татар эстрадасын анализларга тырыша.

Татар эстрадасының нинди хәлдә булганын аңлар өчен аның “+” һәм “-” якларын карарга кирәк.

Уңай яклар:

+ Хәзер статистика буенча татар эстрадасы сәхнәсендә 700дән артык җырчы “җырлый”. Моңа ике яктан карап була. Әлбәттә, мондый күп санлы җырчылар эстрада өчен бик уңай, чөнки мондый мохиттә конкуренция дигән нәрсә туа.

+ Эстрада гади концертлар белән генә чикләнеп калмыйча, соңгы вакытта төрле фестивальләр, премияләр белән дә байый. Белгәнебезчә, аларның иң танылганнары: “Татар җыры”, “ТМТВ премиясе”, “Болгар радиосы” премиясе, Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсы.

+ Әйтелгәнчә, эстарада төрле юнәлешләр буенча үсәргә тырыша. Юнәлешнең берсе – татар музыкаль каналлары. Хәзерге вакытта ике төп музыкаль канал эшләп килә: “ТМТВ” һәм “Мәйдан”.

+ Җырчылар бер-берсе белән кем яхшырак концерт, шоу программасын ясавы буенча узыша. Җырчы өчен дә, тамашачы өчен дә бу бик яхшы. Җырчылар өчен бу үз-үзләренә бәя күтәрү ысулы, тамашачы өчен төрле кызыклы шоу-программаларны күзәтү.

Тискәре яклар:

− Татар эстрадасы Америка, хәтта рус эстрадасыннан күпкә артта калып бара. Минемчә, моны аңлау бик мөһим. Чөнки моны аңлаганнан соң гына эшләр алга барачак.

− Күп җырчылар арасында бер аерма да юк. Аларның күбесе конвеердан чыккан кебек. Моның төп проблемасы: башка кешеләрдән аермалы булудан курку. Күп җырчылар нәрсә белән булса да аерылып торсалар, аларны аңламаслар дип куркалар. Кызганыч, ләкин безнең эстрада да стиль дигән төшенчә юк диярлек.

− Яхшы җырлар иҗат итүче аранжировщиклар саны бик аз. Алар булса да, һөнәри яктан үсергә теләүчеләр юк. Һәрбер эштә ниндидер прогресс булсын өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Бер урында утырып, берүк җырлар иҗат итеп, кызганыч, алга китеп булмыячак.

− Видеоклиплар сыйфаты да бик начар. Кайсы татар телеканалын ачып карама, бөтен җирдә шул ук каеннар, болыннар. Башта шундый фикер туа: татар җырчылары эксперименттан курка? Тамашачыны югалтмас өчен аны төрле кызыклы проектлар, клиплар белән шатландырып торырга кирәк, ә хәзерге вакытта аларның күбесе диярләк киресен эшли. Кызганычка, төрлелек дигән нәрсә юк бездә. Шунысы моңсу.

− Концерт программалары белән дә хәл яхшы түгел. Шоу төшенчәсе әлеге концертларга хас түгел. Бәлки үрнәк күрсәтүче булмаганга шулайдыр? Күп җырчылар, русча әйтмешли “не запариваются”. Минемчә, концерт кую, бу бик җитди адым. Аны куер өчен җырлар программасыннан кала, сәхнәне нәрсә белән тулыландыру турында да онытмаска кирәк. Шунысы сөендерә, аз булса да, матур концерт ясый торган җырчылар бар.

− Минемчә, иң зур минусларның берсе, ул безнең эстрада да “показуха” дигән нәрсә булу. Җырчылар үзләренең һөнәри үсеше өчен түгел, кеше фикере өчен генә эшли…

Әлеге темага кагылышлы фикерләре белән татар эстрада җырчылары да бүлеште:

Рамил Закиров:

«Татар эстрадасында бүгенге көндә җырчылар бик күп. Бу конкуренциянең зур икәнлеген аңлата. Ә инде закон буенча конкуренция зур булган җирдә сыйфат та яхшыра бара. Шуңа күрә җырчылар артсын һәм иң мөһиме аларның аранжировка, җыр, концерт программалары сыйфаты да артсын иде».

Илназ Гарипов:

«Татар эстрадасы, миңа калса аерым бер дөнья. Ул үз эченә дөньяда булган бар стильләрне дә кертә. Анда фольклордан алып яңа юнәлешләрне дә ишетеп була. Кайсыларын халык үз итә, ә кайсыларын аерым бер даирә генә тыңлый. Бүтән эстрада төрләреннән аермасы – милли көйләр. Миңа калса аны аңлар өчен шул мохиттә үсәргә кирәк. Мин үзем инструменталь юнәлештә эшлим».

Илүзә Сәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.