8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Бүген, 8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.

 Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.
Гаиләдән башка чын бәхет була алмый. Еш кына без гаилә турында җәмгыятьнең икътисади өлеше буларак сүз йөртәбез. Чынлыкта исә гаилә – бәхетнең нигезе. Кеше күңеленең киңлеге нәкъ менә гаилә корып яши башлагач ачыла. Нинди генә купшы фатирда яшәмәсен, гаиләсе булмаса, ул – йорт-җирсез.