8 Март бәйрәме…

8 Март – җиңе сызганулы авыл киленнәренең дә, тормыш мәшәкатьләреннән һич арына алмаган әби-апаларның, әдәпле, эштә чая һәм тырыш кызларның, баласы өчен өзелеп торган газиз аналарның да күңелләренә көтелмәгән куаныч өсти. Ә ир-егетләребез өчен ул нинди көн икән?

Руслан Шиһабетдинов, ТР Мәдәният министрының Киңәшчесе:

Искиткеч романтикага бай, елына иң күп акча тоткан көн. Тормышымдагы барлык хатын-кызларга хисләрне аңлата торган көн. Ә болай, мин көннәрне махсус аермыйм. Көн саен бәйрәм ул, һәр көнне, һәр мизгелне яратып яшәргә кирәк.

Раил Харисов, «Ватаным Татарстан» газетасының дизайнер-версткалаучысы:

Нәрсә соң ул минем өчен? Бу көнгә кадәр уйланганым да булмады… Бик тәртипле, итәгатьле йөри торган көн. Иң якын хатын-кызларымны матур бәйрәм белән котлау, шатландыра алу көне. Тагын әле өстәмә ял көне, аны, әлбәттә, әнием, әбием белән үткәрәм.

Васил Гарифуллин, татар журналистикасы кафедрасы мөдире:

Электән үк бу бәйрәм минем өчен Әни сүзе белән бәйле. Аннары укытучың, ул да бит икенче әниең кебек иде. Үсә төшкәч, әлбәттә, тормыш иптәшем уйда. Шуларның барысын да тәбрикләү көне ул – 8 Март. Безнең институтта кызлар күпчелек булганга, хатын-кызлар көне дигәч, шулар да күз алдына килә. Мин гүзәл укучыларымны бик яратам. Аларсыз бит уку йортын күзаллап та булмый. Аларга да котлау сүзләре яудырам.

Чыннан да, ир-атлар хатын-кызларсыз – ике кулсыз, канатсыз. Ә гүзәл затлар өчен 8 Март ул нәрсә?

Мөршидә Фатыйхова, телетапшыру һәм телеҗитештерү кафедрасының өлкән укытучысы:

Жәмгыятьтә кабул ителгән гадәти бер бәйрәм. Әмма бер үзенчәлеге бар: яз башында булганга, ул — кыш мәшәкатьләреннән арыну, яз матурлыгына өметләнү кебек кабул ителә. Әни, сеңелкәш, апа, хезмәттәш булуыңны ныграк тоя башлыйсың, чөнки бүләк биреп, аерым игьтибар беләнискә төшерәләр. Гомумән, урамга да, өйгә дә, эш бүлмәсенә дә бәйрәм исе тарала.

Полина Михайлова, КФУның 3 курс студенты:

Халыкара хатын-кызлар көне – ул үзеңне махсус сәбәпләрсез матур һәм нәфис итеп тоя торган мизгел. Һавада – яз, кошлар сайрый, ир-атлар тюльпаннар артыннан чаба. Һәр хатын-кыз үзен бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көн саен шулай хис итсен иде.

Гөлгенә Шиһапова, «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе:

Журналист күзлегеннән гади бер бәйрәм генә төсле. Хәзер тоташ яллар күбәеп китте бит. Ә мин исә озак ял итәргә яратмыйм. Холкыма туры килми. 4 көн ял итү – күпме эшләнмәгән эш, бушка вакытны үткәрү дип уйлыйм.

Регина Шиһабетдинова