8 сыйныф укучысы Алабугада конференциядә Гарри Поттер циклының ике тәрҗемәсенә чагыштырмача анализ ясаган

Фәнни тикшеренүләрнең күбесе быел түгәрәк даталарын билгеләп узучы язучыларга багышланган иде. КФУның Алабуга институтында мәктәп укучылары арасында «Русский язык и литература в современном обществе» дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Чараны оештыручылар итеп рус теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары билгеләнде. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә (Менделеевск, Түбән Кама, Арча) һәм Казанның башка районнарында белем алучы мәктәп укучылары тәкъдим итте. Фәнни тикшеренүләрнең күбесе мәшһүр әдипләрнең — Иван Крылов ( тууына — 250 ел), Иван Тургенев (200 ел), Джер Сэлинджер (100 ел) һәм Даниил Гранин (100 ел) иҗатына багышланган иде. 

Конференциядә катнашучыларның эшләрен рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты Антон Быков һәм филология фәннәре кандидаты Галина Фролова бәяләделәр. Компетентлы жюри карары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Өченче урынны Түбән Кама шәһәре 36 нчы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Олег Плеханов алды. Катнашучы «Антагонисты в русской и зарубежной литературе» темасына доклад белән чыгыш ясады (фәнни җитәкче – Исмәгыйлова Гөлнара Ришат кызы). Икенче урын берьюлы ике катнашучыга бирелде: Түбән Кама шәһәренең 10 нчы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мария Мельниковага. Катнашучы «Основные темы в творчестве писательниц 19 века» (фәнни җитәкче – Габдуллина Гөлнара Рәфыйк кызы) темасына тикшеренү үткәрде. Икенче урынга Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Дамир Халиков та лаек булды, ул «Фразеологизмы в баснях Ивана Андреевича Крылова» (фәнни җитәкче – Мәхмүтова Алсу Рәкыйп кызы) темасы буенча белемнәре белән уртаклашты.

Конференциядә Казан шәһәре Халыкара мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Асия Сөләйманова җиңүче булды (фәнни җитәкче – Шишкина Юлия Николаевна). Катнашучы «Влиянии перевода на восприятие художественного текста (на примере романа Дж. Роулинг «Гарри Поттер и философский камень)» дип аталган хезмәте белән лаеклы беренче урын белән бүләкләнде.

Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Асия Сөләйманова мөстәкыйль рәвештә бик кызыклы хезмәт башкарган. Ул танылган Гарри Поттер циклының ике тәрҗемәсенә чагыштырмача анализ ясаган, әсәрләргә һәм әлеге тикшеренү процессына зур мавыгуын үзенең хезмәтендә күрсәтә алган.

Айзилә Сабирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты