89 студентка Татарстан Президенты стипендиясе түләнәчәк

Быелгы уку елында Татарстан Президенты стипендияләрен 89 студентка бирәчәкләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тиешле указ 27 августта чыккан.

2019 елның 1 сентябреннән укуның бөтен чорына билгеләнгән президент стипендияләрен Татарстанда даими яшәүче (36 кеше), шулай ук Россиянең башка субъектларыннан килгән (53 кеше) көндезге уку формасы студентлары алачак, диелә бу хәбәрдә.

Президент стипендиясе 5,5 мең сум күләмендә билгеләнә. Аны башка  түләүләрдән тыш бирәләр. Татарстан Президенты стипендиясенә лаек студентлар бу сумманы ай саен алып барачак.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.