9 декабрь — Ватан Геройлары көне

РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне.
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.

Алина Фаттахова