9 магистрлык диссертациясе яклау узды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында магистрлык диссертацияләрен яклау узды.

Дәүләт аттестация комиссиясе каршында магистратура бүлегенең педагогика юнәлеше буенча белем алучы тугыз студент сынау тотты. Дәүләт аттестация комиссиясе белән филология фәннәре докторы, профессор Миңнуллин К.М. җитәкчелек итте. Комиссия составында шулай ук университетыбызның профессорлары Харисов Ф.Ф., Галиуллина Г.Р. бар иде.

Дулкынлану хисләре кичерүгә карамастан, студентлар фәнни хезмәтләрен уңышлы якладылар. Магистрлык диссертацияләре Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең күренекле галимнәре (проф. Харисов Ф.Ф., проф. Нуриева Ф.Ш., проф. Галиуллина Г.Р., проф. Минһаҗева Л.И., доц. Йосыпов А.Ф., доц. Йосыпова Н.М., доц. Гыйләҗев Т.Ш., доц. Гайнуллина Г.Р.) җитәкчелегендә язылган иде. Фәнни хезмәтләрдә бүгенге көн уку-укытуның актуаль мәсьәләләре яктыртылуы, аларның фәнни яңалыгы, теоретик-гамәли әһәмияте комиссия тарафыннан уңай бәяләнде дип хәбәр итә татар теле белеме кафедрасы.