92 яшьлек Әхәт Юлашев КФУ клиникасында коронавирустан прививка ясатты

Отставкадагы генерал-майорга вакцинаның беренче компонентын керттеләр. 

Казан федераль университетының Университет клиникасында 92 яшьлек генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев коронавирус инфекциясеннән вакцинация  узды.

Исегезгә төшерәбез, иммунизация поликлиникада (Вишневский ур., 2а, язылу өчен телефон: 233-30-00) тормышка ашырыла. Төп шарт – кеше сәламәт булырга һәм вакцинация вакытында авырмаска тиеш. 18 яше тулмаучыларга, йөклелек, бизгәк, хроник авыруларны үз эченә алган кискен халәт вакытында прививка ясау тыела.

«Прививка мине бу авырудан коткарыр дип, мин шундый карар кабул иттем. Үземне яхшы хис итәм, медикларның куллары алтын, — диде Әхәт Гайнулла улы Юлашев. — Безнең яшьтә авырып китү җиңел, ә савыгу авыр. Табиблар миңа вакцинация нәрсә икәнен, аны ничек үткәрергә икәнен сөйләделәр. Барысы да яхшы булачак дип ышанам. Башка кызыксынучыларга да сөйлим!»

Препарат кертелгәннән соң беренчел реакцияне профилактикалау максатларында Әхәт Гайнулла улы, тиеш булганча, ярты сәгать дәвамында медицина күзәтүе астында булган.

Амбулатория-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Ләйлә Морадимова хәбәр иткәнчә, бүген КФУның Университет клиникасы поликлиникасында коронавирус инфекциясеннән 4400 кеше прививка ясаткан. Шулар арасыннан 1700е — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

«Әхәт Гайнулла улы — шәрәфле пациент, отставкадагы генерал-майор, «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе. Үз мисалында ул кешеләрне прививка ясатырга өнди. Өлкән яшьтәге кешеләр кадерле, аларны сакларга кирәк. Авыруның иң авыр нәтиҗәләре аларда күзәтелә. Үз якыннарың иң элек әти-әниләрең турында кайгыртырга кирәк», — дип сөйләде белгеч.

Әхәт Гайнулла улы Юлашев 1928 елның 1 маенда Казахстан ССРның Кызыл Орда өлкәсендә туган. 1946 елдан 1987 елга кадәр СССР Кораллы көчләрендә хезмәт итә.

1948 елда 1 нче Мәскәү Кызыл Байрак хәрби авиация элемтәсе училищесын, 1957 елда Артиллерия радиотехника академиясен тәмамлый.

1980 елда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. СССР Хәрби көчләрендә хезмәт итү хәрби училище курсантыннан алып генерал-майорга кадәр взвод, рота, батальон, полк, ПВО дивизиясенең радиотехник гаскәрләре башлыгы, Кавказ арты, Урта Азия, Байкал аръягы һәм Себернең һава чикләрен саклау буенча илнең ПВО гаскәрләренең аерым армиясе башлыгы вазифаларында уза.

Гаскәрне хәрби һәм сәяси әзерләүдәге уңышлары, яңа хәрби техниканы уңышлы үзләштерүе өчен Кызыл Йолдыз орденнары, III дәрәҗәдәге «СССР Кораллы Көчләрендә Ватан өчен хезмәте»  һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.

Әфганстан демократик республикасына (ДРА) гаскәрләр кертелү белән, А.Юлашев ДРА Оборона министрлыгы  радиотехник гаскәрләренең хәрби әзерлеген күтәрүдә актив катнашты, моның өчен ул СССР Югары Советы Президиумының «Воину-интернационалисту» Грамотасы һәм исемле салкын корал белән бүләкләнгән.

1987 елда яше һәм хезмәте өчен СССР Хәрби көчләреннән чыгарылганнан соң, ул президиум әгъзасы, рәис урынбасары буларак ветераннар иҗтимагый эшенә кушылып китә, ә 2001 елның маеннан Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының (инвалидларының) иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе. 2006 елда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайланды.

ТР ветераннар хәрәкәтендә актив эшләгәне өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы орденнары белән бүләкләнә: Россия Федерациясе Мактау ордены, Россия Федерациясе Дуслык ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Дуслык» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Россия Хәрби-һава көчләре комитетының мактау грамотасы, «Серебряная Звезда Общественное признание» юбилей гражданлык ордены һәм «Россия патриоты» медале һәм РФ һәм ТР мактаулы бүләкләре белән билгеләнә.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов