КФУ да граждан-процессуаль кодексын татарчага тәрҗемә итәчәкләр

КФУда Россия Федерациясенең гражданнар процессуаль кодексын татарчага тәрҗемә итәчәкләр. Эш 2020 елга тәмамланырга тиеш.

Авторлар коллективы арасында Казан федераль университеты Юридик факультетның фәнни эшчәнлек буенча декан урынбасары Дамир Вәлиев, Юридик факультетның экология, хезмәт хокукы һәм гражданнар процессы кафедрасы доценты, Татарстанның Конституцион суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев, Татарстанның Югары суды хөкемдары, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды (РФФИ) гранты конкурсы җиңүчесе Рафаил Шакирҗанов бар.

Биредә сүз РФФИ үткәргән проектлар конкурсы турында бара. Аның темасы: «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрендә гражданлык эшләре буенча суд яклавына конституцион хокукларның тормышка ашырылуы».

Әнәс Нуриев әйтүенчә, тикшеренүнең темасы актуаль һәм әһәмиятле, чөнки гражданлык эшләре буенча гадел хөкем рус теленнән кала РФ субъектларының дәүләт телләрендә дә башкарыла ала.

Проект идеясенең авторы булып КФУ Юридик факультетының фәнни эшчәнлек буенча декан урынбасары Дамир Вәлиев тора. Нәкъ менә ул бу проектны тормышка ашырырдай кешеләрне бер коллективка туплаган. РФФИ тәрҗемәгә рөхсәтне быел җәй бирә. Эш грант кысаларында 2 елда төгәлләнергә тиеш.

Бүген Кодексның беренче бүлеген татарчага тәрҗемә итү эше бара. Моннан тыш автордашлар бу юнәлештә грант кысаларында мәкаләләр язу беоән мәшгуль.

«Тел — ул яклау мөмкинлеге. Шуңа күрә бу хезмәткә, һичшиксез,  ихтыяҗ булачак,» — дигән фикердә ул.

«Безнең республикада ике дәүләт теле. Норматив актларны тәрҗемә итү мшсьәләсе инде күптән барлыкка килде. Күп кенә норматив-хокукый актлартатар теленә инде тәрҗемш ителгәннәр. Болар — Гражданнар кодексы, Җинаять кодексы, Җинаять-проһессуаль кодексы, Гаилә кодексы һ.б. — диде Дамир Вәлиев. — Гражданнар эшләре буенча суд канун нигезендә ике телдә: рус һәм Россия составына керә торган республикаларның дәүләт телләрендә башкарыла ала. Проектны эшли башлагач РФФИ һәм ТР Фәннәр академиясе игълан иткән грант турында белдек».

Мәгълүм булганча, норматив актлар һәрдаим үзгәреп тора. Дамир Вәлиев әйтүенчә, бу момент та исәпкә алыначак.

«Кодекс бик күләмле, 400дән артык матдәдән тора. Грант шартлары буенча, без аны тәрҗемә итеп кенә калмыйча, Scopus һәм Web of Science фәнни журналларына ике мәкалә дә әзерләргә тиеш. Димәк, тәрҗемә эшеннән башка гражданлык эшләре судында тел принһибын тормышка ашыру дигән темага эзләнү эше дә башкарыла,» — диде Д.Вәлиев. 

Проект 2 елда тормышка ашырылырга тиеш. Бер елга грант акчасы — 300 меңне тәшкил итә.