Абитуриентлар арасында иң популяр белгечлекләр билгеле

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында абитуриентларның иң популяр белгечлекләрен атадылар. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел югары уку йортлары абитуриентлары арасында медицина, икътисад, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм халыкара мөнәсәбәтләр иң популяр юнәлешләр булган. Бу белгечлекләргә конкурс бер урынга 14 кеше тәшкил иткән.

Шунысы игътибарга лаек, бу белгечлекләрнең барысын да Казан федераль университетында үзләштерергә мөмкин.

Россия Хөкүмәте яшь галимнәр өчен премия күләмен 500 меңнән 1 млн сумга кадәр күтәрде. Тиешле боерык Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.

Техника һәм фән өлкәсендә ел саен җиде премия тапшырылачак. Эш буенча авторлар коллективы 5 кешедән артык булырга тиеш түгел.

Документ киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.