Абитуриентлар арасында иң популяр КФУ институтлары билгеле

Казан федераль университетына 107 мең гариза бирелгән.

Казан федераль университетына 32 мең абитуриенттан 107 мең гариза тапшырылган (шуларның 75,5 меңнән артыгы — бюджет урыннарына), дип хәбәр итте кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик.

«Кичә абитуриентлардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Баш вузга бакалавриат бюджетына, белгечлек һәм магистратурага 66836 гариза бирелгән, Алабуга институтына — 2330, ә Чаллы институтына — 6488 гариза. Бюджет урыннарына керүчеләр өчен югары уку йорты буенча уртача конкурс 10 кеше тәшкил итте. КФУның аерым институтларында ул югарырак. Мәсәлән, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтына 402 бюджет урынына якынча 10 мең гариза кабул ителгән. Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 370 урынга — 6316 гариза, ә Халыкара мөнәсәбәтләр институтына 581 урынга — 9232 гариза. Бюджетка гариза бирүчеләрнең уртача БДИ баллы 75,48 тәшкил итә», — дип сөйләде Александр Анатольевич.

Ул билгеләп үткәнчә, 2 августта сайтта 1 нче курска укырга керүчеләрнең рейтинг исемлекләре эленәчәк.

«Килешү турында гаризага килгәндә, бакалавриат һәм белгечлек программаларына кереш сынауларсыз керә торган, квоталар чикләрендә урыннарга керә торган абитуриентлар аны 4 августта 18 сәгатькә кадәр тапшырырга тиеш булачак. Бу төркем абитуриентларны укырга алу турындагы приказ 6 августта чыгачак. Керү сынаулары нәтиҗәләре буенча кабул итүнең контроль саннары кысаларында төп урыннарга укырга керүчеләр ризалык турындагы гаризаны 11 августның 18 сәгатенә кадәр бирә алачак. Бу төркем абитуриентларны укырга алу турында приказ 17 августта чыгачак», — дигән мәгълүмат бирде А.Бибик.

Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе укырга алынырга тиешле затлардан укырга ризалык бирү турындагы гаризаның бары тик бер генә вузга бирелергә мөмкин булуын искә төшерде.

«Бернинди очракта да кабул итү кагыйдәләрен бозарга ярамый. Алар тулаем ил буенча ризалык турындагы гариза бер генә булырга мөмкин, ди. Һәр вузда аны өч тапкыр бирергә һәм кире алырга мөмкин. Бу бюджет юнәлешләренә кагыла. Әгәр дә ризалык турындагы гариза ике вузга бирелсә, ике югары уку йорты да кабул итмәячәк. Моңа Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы күрсәтмәсе бар», — дип кисәтте Александр Бибик.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов