Абитуриентлар белән инстаграм-очрашу дәвам итә

2019 елның 23 гыйнварында көндезге сәгать 3тә Казан федераль университетында чираттагы инста-лайф булачак. Аның кысаларында трансляциягә кушылган абитуриентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты дирекциясе җавап бирәчәк. 

Институт директоры Михаил Дмитриевич Щелкунов укырга керү үзенчәлекләре турында сөйлиячәк һәм шулай ук студентлар тормышы турындагы гомуми сорауларга җавап бирәчәк.

Укы-укыту буенча директор урынбасары Снарская Екатерина Валерьевна кабул итү кагыйдәләре һәм сроклары турында сорауларга җавап бирәчәк.

Инстаграм-очрашулар циклы дәвам итә. Эфирга тоташкан һәркем үзен кызыксындырган һәм КФУга укырга керү турында сорауларын бирә ала. КФУның инстаграмдагы битенә язылыгыз һәм эфирга тоташыгыз! https://www.instagram.com/kazanfederaluniversity/