Абитуриентлар беренче сынауны үтте

Бүген Казан федераль университетында абитуриентлар беренче эчке сынаулар үтте. Алар 26 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче имтиханнар чит тел һәм химия буенча узды. 

Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров әйтүенчә, эчке сынауларны Казанда 1467, КФУның Яр Чаллы институтында — 365, ә Казан университетының Алабуга институтында 71 кеше үтәчәк. Алар арасында укырга БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителмәү хокукына ия булучылар. Болар — физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, чит ил абитуриентлары, колледж һәм техникум тәмамлаучылар.

Чит тел буенча имтиханны — 190, ә химия буенча — 58 абитуриент тапшырган. Алар арасында техникумны, колледжны тәмамлаучылар, инвалидлыкка ия кешеләр, һәм чит ил гражданнары бар иде.

КФУ кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе билгеләп үткәнчә, эчке сынауларның кыенлык дәрәҗәсе БДИныкы сыман, үткәрү формасы буенча да шуңа охшаш. Кабул итү сынауларының расписаниесе КФУ сайтында «Абитуриентка» бүлегендә һәм университетның кабул итү  комиссиясендә бар.