Абитуриентлардан 30 меңнән артык гариза кабул итеп алынган

КФУда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланып киткән иде. Шул вакыттан бирле 31 мең гариза кабул ителгән. Бу хакта КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә Казан университетының кабул итү комиссиясе сәркатибе Олег Бодров хәбәр итте. 

Казан федераль университетына кабул итүнең 1 нче атнасы йомгаклары буенча 31 мең 251 гариза тапшырылган.

Шушы чорда узган ел 16 мең 855 гариза тапшырылган була. Былтыр белем алу турындагы 1588 төп нөсхә документ тапшырылган булса, быел бу сан — 2721.

Иң күп гаризалар Халыкара мөнәсәбәтләр институтына (4093 гариза), Идарә, икътисад һәм финанслар институтына тапшырылган (4073). Шулай ук IT юнәлешкә игътибар арткан. Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына 2706 гариза тапшырырлган.

Казан университетына бюджетка керү өчен 21 мең 865 гариза тапшырылган (2018 елда шушы чорда — 10 596). «Контракт» өчен — 9386 (2018 елда — 6259).

Исегезгә төшерәбез: Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе «Уникс»та һәм Кремль урамы, 35 йорт адресы буенча Икенче биек уку-укыту корпусында эшли. Кабул итү комиссиясенең ике мәйданында да гаризаларны онлайн тапшыру һәм «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәрендә теркәлү өчен компьютер класслары һәм шулай ук килешү төзү бүлеге эшли.

Кабул итү комиссиясе иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшли. Якшәмбе — ял көне.