Абитуриентларны җәен саныйлар

Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укырга керергә теләк белдереп, гариза тапшырган абитуриентлар белән очрашу уздыру матур гадәткә әйләнеп бара. Шушы көннәрдә генә шундый очрашуларның чираттагысы үткәрелде. 

DSC01176

18 көнне сәнгать (дизайн, интерьер дизайны) юнәлешләренә укырга керергә теләүчеләр җыелса, 19 июльдә институтка татар филологиясе юнәлешен сайлаган абитуентлар килде. Актлар залы шыгырым тулы иде, чөнки быел бүлеккә укырга теләүчеләр саны аеруча күп: бер урынга якынча 8 кеше дәгъва итә. Абитуриентлар филология юнәлеше дә, педагогик белем бирү юнәлеше дә бик кызыксыналар. Укырга керергә теләүчеләр арасында IV Халыкара татар теле олимпиадасы Гран- при иясе, шул ук олимпиадада призлы урыннар яулаган укучылар, татар  теле һәм әдәбиятынан үткәрелгән республика олимпиадасы җиңүчеләре, ел дәвамында университет күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә җиңү яугананнар, гомумән, татар телен, әдәбиятын яратып, киләчәктә үзләрен шул өлкәдә белгеч итеп күрергә теләүчеләр бик күп.

DSC01170

Абитуентларның географиясе дә кызыклы. Казан шәһәре, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килүчеләр белән беррәттән  Башкортстан, Чувашия, Мари-Эль, Оренбург өлкәсеннән һәм Кытайдан да укырга керергә теләүчеләр бар.

Абитуриентлар  белән очрашуда Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире филология фәннәре докторы Ә.Ш.Юсупова, бүлек мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары филология фәннәре кандидаты, доцент Д.Х.Хөснетдинов, институт директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары педагогика фәннәре кандидаты, доцент Р.Х.Мирзаһитов, татар тел белеме кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина катнаштылар. Чыгыш ясаучылар абитуриентларга булек тормышы, кабул итү шартлары, юнәлешләр,тулай торак һәм анда урнашу тәртибе  турында сөйләделәр, кирәкле мәгълүматлар бирделәр.ү

DSC01168

Очрашуда абитуентлар белән бергә әти әниләр дә шактый күп иде. Алар да үзләрен борчыган сорауларга җавап алып киттеләр.

Очрашудан соң, кайбер абитуриентлар үзләренең һөнәр сайлау буенча фикерләре белән уртаклаштылар.

Зилә Мөбарәкшина (Казан, 27 татар гимназиясе, IV Халыкара татар теле олимпиадасы Гран- при иясе):

“Мин татар телен яратам, хөрмәт итәм. Аның киләчәгенә битараф түгелмен һәм бөтен булган белемнәремне үсеп килүче буынга җиткерергә телим. Татар телен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә минем дә үз өлешемне кертәсем килә, чөнки мин — татар баласы. Башка милләт кешесе безнең татар теле өчен тырышмас иде, ә без, татар яшьләре, үз милләтебезне югары дәрәҗәдә үстерү өчен тырышырга тиеш, һәм мин дә шулар сафына кушылырга җыенам”.

Камилла Рахманова (Казан, 111 мәктәп)

Мин үз телемне бик яратам, шуңа күрә  балачактан ук татар филологиясенә керергә хыялландым. Мәктәптә укыганда төрле олимиадаларда, конференцияләрдә, шигырь бәйгеләрендә катнашып, тәҗрибә тупладым,  белемемне арттырдым. Шуны да искәртеп китәсем килә,  милләтебезнең гореф-гадәтләре, милли киемнәре, моңлы көйләре мине бердә битараф калдырмыйлар. Алар бар да үзенчәлекле, минем күңелемә якын. Бер сүз белән әйткәндә, мин үземнең тормышымны татар дөньясыннан башка күз алдына китерә алмыйм, шуңа күрә татар филология факультетын сайладым. Әлеге юнәлеш миңа  яңа мөмкинлекләр ачар дип өметләнәм! Халкыма, туган илемә бар күңелемне биреп хезмәт итәсем килә! 

Мәгълүмат КФУ сайтының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты битеннән алынды.