Абитуриенттан — студентка бер адым

Иртәгә, 26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктатачак, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

27 июльдән дә соңга калмыйча югары уку йортлары рәсми сайтларына һәм мәгълүмат такталарына бәйге балларын, һәр кереш сынавы һәм шәхси уңышлар өчен баллар санын күрсәтеп, укырга керергә теләүчеләр исемлеген урнаштырырга тиеш. Кереш имтиханнарсыз керүчеләр өчен кабул итү нигезе һәм шәхси уңышлар өчен баллар саны күрсәтелә. Шулай ук исемлектә абитуриентның кабул итү хокукы өстенлегенә ия булуы да билгеләнә. Моннан соң өстенлекле кабу итү башлана. Бу этапта абитуриентлар кереш имтихансыз һәм квота урыннарына кабул ителә.

28 июльдә, ике яки күбрәк югары уку йортына гариза тапшырган, махсус хокукларга ия, максатчан кабул итү квоталарына караган абитуриентлардан кабул итүгә ризалык гаризалары алу төгәлләнә. 29 июльдә кабул итү турында боерык чыгарыла, ул югары уку йортлары рәсми сайтларына һәм мәгълүмат такталарына урнаштырылырга тиеш. Аннан соң гомуми бәйге буенча укырга керүче абитуриентларны кабул итүнең беренче этабы башлана.