Абый, мине эшкә алыгыз әле: эш бирүче белән әңгәмә вакытында иң еш кабатлана торган хаталар

Халык сынамышларына ышансаң, уку елы тәмамлана икән, эш эзләүчеләрнең саны артканын көт тә тор. Hurma Recruitment агентлыгы директоры Екатерина Стародубцева эшкә кабул иткәндәге әңгәмә вакытында еш кабатлана торган хаталар хакында сөйләде.

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар

Гадәттә, кандидтлар үзләре эшләргә теләк белдергән оешма турында мәгълүмат тупламый, ә бит уңышның 60%ы шуннан гыйбарәт. Һәрбер җитәкче командага лояль хезмәткәр алырга тели. Шуңа күрә киңәшебез шул – оешма тарихын, анда кабул ителгән дресс-кодны өйрәнегез, хуҗалар турында мәгълүмат белән танышыгыз. Әйтик, сез рәсми басма редакциясенә журналист буларак дәгъва итәсез, ә әңгәмәгә ертык чалбардан килдегез ди, моның азаккы нәтиҗәсе сезне кәнагатьләндермәскә мөмкин. Иң яхшысы – рәсми костюм, ул бар җирдә дә урынлы дип уйласагыз да, ялгышасыз. Һәр эш урынының үз дресс-коды бар. Шуңа күрә тышкы кыяфәт хакында алдан ук кайгыртыгыз.

«Келт-келт»

Тайм-менеджмент һәм пунктуальлек турында йөзләрчә китап язылган. Бу хакта озаклап сөйләргә мөмкин. Әгәр үзегезне бик үк җитез кеше дип уйламасагыз, буш вакытыгызда укырга киңәш итәбез. Шунысы билгеле: очрашуга соңга калган кешене бер җитәкче дә кабул итмәячәк. Әлбәттә, алдан хәбәргә чыгып, кисәтеп куймаган очрактан тыш. Соңга калу һәрвакыт беренче тәэсирне боза, сезнең хакта уңай фикер тудырмый. Өйдән 1-2 сәгатькә алдан чыксагыз – әлеге пункт белән проблемалар тумас.

Тегесе дә яхшы, монысы да начар түгел

Үзегезне хәзерге вакытта сезне менә-менә эшкә кабул итәчәк җитәкче урынына куеп карагыз. Әгәр сез алдагы эштә кырыс җитәкчеләрнең сезнең кебек искиткеч хезмәткәрне артык сәгатьләрне эшләргә мәҗбүр итүләре хакында сөйләсәгез, сезнең хакта каршыда утыручы җитәкчедә нинди фикер туачак? Дөрес, ул моны сезнең гадәти халәтегез дип уйлаячак һәм аның тискәре икәнен аңлаячак.

“Олимпиададан 1 урын!”

Еш кына эшкә урнашканда кандидатлар үзләренең осталыклары турында күпертеп сөйләргә ярата, һәм моның белән үзләренә үк зыян сала. Ышаныгыз, хәзерге заманда сез сөйләгән мәгълүматларны тикшереп, яңаларын табуы бер дә кыенлык тудырмый.

Акыллы документ

Әңгәмәгә яхшылап әзерләндек, мәгълүмат тупладык, дөрес кием сайладык, ләкин монда тагын нидер җитеп бетми кебек. Әйе, яңа эш урынына кабул ителгәндә резюме кебек мөһим фактор да бар. Моны да онытмагыз!

Алинә Юнысова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.

Чыганак: Glamour.ru сайты