“Ачык ишекләр” һәркемгә ачык

КФУда, күптәнге гадәтне дәвам итеп, үткән ялда “Ачык ишекләр” көне узды. Хәзер бөтен мәгълүмат югары уку йортларының сайтында күрсәтелгән, хәтта укырга керергә онлайн гариза язарга мөмкин дисәләр дә, күзгә-күз карап сөйләшүнең әһәмияте бер дә кимемәгән әле. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә узган очрашуда моңа тагы бер кат инандык. Сораулар да күп булды. Укучыларны бигрәк тә иҗади имтиханнар кызыксындырды.

Университетның Югары журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский бүген медиамәйданда киң эшчәнлек алып барылуын, бу юнәлештә ялкау булсаң гына эшсез калырга мөмкин икәнлеген белдерде. Булачак хезмәттәшләре белән очрашуга күптән түгел генә вузны  тәмамлаган яшь креатив белгечләр дә чакырулы иде. Алар бүгенге медиаэшчәнлекнең асылы турында сөйләделәр. Яшьләр заманча алымнарны кулланып эшли белүләре белән дә игътибарны  җәлеп итте. Бигрәк тә кичәге студентларның бүген магистр һәм аспирант буларак чыгыш ясаулары абитуриентларда кызыксыну уятты. Булачак студентларны журналистика мәктәбен үткән шәхесләр белән дә таныштырдылар. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән белгечләр дә сүз алды.  “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров  мәктәп укучыларына журналистның санаулы гына товар булуын аңлатып күрсәтте. 35 ел дәвамында шушы өлкәдә эшләгән белгеч кенә түгел, педагог буларак та, журналистикада үз йөзеңне, үз каләмеңне үзең генә булдырырга мөмкин булуын әйтте ул.

Очрашуда радио һәм телевидение осталары да катнашты. Иң мөһиме, сөйләшүгә мәктәп укучылары да шактый күп килгән иде. “Ачык ишекләр” көнен апрель аенда дәвам итәргәме, әллә аны яңа уку елы башлануга уздырыргамы? Вуз укытучылары әнә шундый уйга калган. Билгеле булганча, югары уку йортларына керү мәктәптә БДИ сайлауга да бәйле.  Апрель башында кая барасы, нинди фәннән имтихан бирәселәре тәгаенләнгән була. Абитуриент очрашуга бу хакта белеп килә. Арча районыннан килгән Айзилә Сабирова да БДИны декабрь аенда ук сайлаган. “Танышырга дип килдек. Монда укырга керергә уйлап торабыз”,   – ди ул. Очрашуга Түбән Кама шәһәреннән  Ирина Мирзаханова да кызы белән килгән иде. “Без 9 сыйныфтан соң ук шушы юнәлешне сайларга карар кылдык. Иҗади конкурсларда күп катнаштык. Хәзер көн-төн имтиханга әзерләнәбез. Мәктәптә укытучылар да өстәмә шөгыльләнә. Репетитор да кирәк.  Кызым үзе дә әзерләнә”, – ди ул.

Ә иҗади имтиханга килгәндә, булачак студентлар аны язма формада һәм телдән тапшырачаклар. Аларның һәрберсе 100 балл эчендә бәяләнәчәк. Журналистика юнәлешен сайлаучыларга башкалардан аермалы буларак документларны 10 июльгә кадәр үк тапшырырга кирәк, чөнки июль ахырына кадәр вузда иҗади имтиханнар тапшыру да тәмамлана.

Рәсимә Галиева