Ачык университет – онлайн белем йортына рәхим ит!

2020 елда «Ачык университет» сайтында 937 кеше теркәлгән һәм 486сы курсларны узган. Курслар Univer.tatar сайтында үткәрелә. Проектның оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Курслар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшьләр министрлыгы партнерлыгында эшләнә.

2020 елда алты курс оештырылган.

«СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары»

«Гаиләдә татарча мохит»

«Татар дизайны»

«Акча белеме»

«График дизайн»

«Әдәби лаборатория»

«Ачык университет»та тормышка ашырыла торган курслар арасында иң популяр курс билгеләнде. Ул — «Мөгаллим. Татар теле укытуның заманча алымнары». Курсны укытучыларга квалификацияләрен күтәрү хакында таныклык бирелүе популярлаштырган.

Курс азагында электрон диплом һәм квалификацияне күтәрү таныклыгы бирелә. Шулай ук конференциядә әлеге таныклыкны һәр үтелгән курстан соң алып булуы хакында әйтелде.

2020 елда «Ачык университет» курслары тулысынча онлайн форматка күчкән. «Ачык университет» проекты менеджеры Зөһрә Вилданова әйтүенчә, башта онлайн форматка күчү авыр булса, хәзер, киресенчә, оффлайн очрашулар уздыру катлауланган. Кешеләр онлайн үткәрүне сорый, чөнки төрле районнардан, төбәкләрдән читтән торып белем алу мөмкинлеге арта.

Лилия ТУКТАРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.