Ачышка тиң эшләр булсын

12 апрель көнне социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында һәр елдагыча студентларның фәнни конференциясе узды. Конференцияне ачып җибәрүче Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Л.Г. Толчинский аның Космонавтика көне белән туры килгәнен ассызлыклады: “1961 елда бу көн бөтен дөнья өчен ачыш булган кебек, сезнең арагызда берегез өчен дә бу көн укуыгызда шундый ук ачыш булсын”.

Быел студентлар һәм магистрлар үзләренең докладлары белән институтның 13 секциясендә чыгыш ясады, шуларның 7се Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә эшләде. Әзерләнгән докладлар студентларга сессияне яхшы тәмамлау мөмкинлегеннән кала, киләчәктә магистратура һәм аспирантурага укырга керергә ярдәм итәчәк.

Конференция пленар утырыштан башланды. Студентлар киң аудиторияне актуаль проблемаларга багышланган фәнни эшләре белән таныштырды. Магистратураның 2 курста укучы Горохова Галина интервью жанрының үзенчәлеген ачып бирде, 4 курс студенткасы рунетта корпоратив медианың эшчәнлеген өйрәнгән, ә Якупов Булат, магистратураның 1 курс студенты, тыңлаучыларга медиакиңлектә күчемсез милек базарының яктыртылуы турында сөйләде. Һәрбер доклад сөйләүчегә аудитория сораулар биреп, эшнең өстенлекләрен һәм кимчелекләрен билгеләде.

«Милли журналистикада үсеш проблемалары» секциясендә татар журналистикасы кафедрасы студентлары да актив чыгышлар ясады. Тәкъдим ителгән темаларның һәрберсе үзенчәлекле һәм иң мөһиме – студентлар өчен файдалы булды. Биредә дә темалар төрлелеге киң иде — студентларның чыгышларында татар-интернет публицистикасының үсешен, татар матбугатында гуманизм принцибының яшәешен, татар матбугатының социаль челтәрдәге яшәешен, дини журналистиканы, тележурналист хезмәтендә социологик алымнарны, татар гаммәви мәгълүмат чаралары арасында әле аз үзләштерелгән тревэл-журналистиканы, радиода аудитория белән эшләүнең яңа алымнарын өйрәнү чагылыш тапкан иде.

Секция утырышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы доклад сөйләүче билгеләнә. Алар диплом һәм үзләренең фәнни эшләрен конференция җыентыгында бастырып чыгару мөмкинлеге белән бүләкләнә.

Ләйсән Кадырова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.