Ай тотылуны карарга 700дән артык кеше килә

КФУ Физика институтының Астрономия һәм космик геодезия кафедрасы бинасы каршында һәм В.П.Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә урнаштырылган телекоспоплар аша XXI гасырдагы иң озак Ай тотылуны һәм Марсны күзәтергә мөмкин иде. Бу чара 700дән артык кешене берләштергән. Мондый вакыйганың тәңгәл килүе 600 елга бер генә була. 

Шәһәрдән читтә урнашкан обсерваториядәге КФУ Планетариенда 27 июль көнне 20:45 минутта «Ночной показ. Лунное затмение» дигән проект старт ала. Ул үз эченә интерактив экскурсияне, лекцияне, 2 кинофильм күрсәтүне, телескопларда күзәтүне алды. 

Астрономия һәм космик геодезия кафедрасы бу көнне ачык лекция үткәрде. Килүчеләр саны шулкадәр күп иде, хәтта Обсерватория хезмәткәре Алмаз Галиевка берьюлы 4 лекция укырга туры килде.

Бу вакыйганы бары тик күрергә теләүчеләр саны да күп була. КФУның төп бинасы ишегалдында урнаштырылган телескопларга зур чират хасил була. Ай тотылу төндә килгән кешеләргә кафедраның яшь хезмәткәрләре, аспирантлар һәм студентлар ярдәм итте.